10-12 ноябрьдә Уфада “Мосафир” этник музыка форумы үтәчәк. Чара Линар Дәүләтбаев дирижерлыгы астында Башкортстан Республикасының Халык милли уен кораллары оркестры концерты белән ачыла.
Проект программасында музыкаль конференция, осталык дәресләре, семинарлар, күргәзмәләр, презентацияләр каралган.
Форумның төп вакыйгасы шоукейс – Европа һәм Азия илләренең һөнәри продюсерлык берләшмәләре алдында нон-стоп режимында этник музыкантларның чыгышы булачак.
Проект Башкортстан Башлыгының республиканың дәүләт телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән грантына лаек булган. Форум партнеры булып Русиядәге этник музыка өлкәсендәге бердәнбер һөнәри премия – «Russian World Music Awards» чыгыш ясый.