Әнә бит концертында шулай дип әйтеп тора.
Фирдүс Тямаев соңгы концертында икенче тапкыр өйләнә язган. Концертның бер мизгелен видеога төшереп алып, Фирдүс инстаграм тасмасына урнаштырган. Анда бер хатын Фирдүсне кысып-кысып кочаклый.
Концертта ни генә булып бетмәс. Артистына күрә тамашачысы дигәндәй, шулай ук шаяручан, үзенчәлекле юморлы. Видеода Фирдүсне кочаклаган хатын-кыз да шундыйдыр, мөгаен.
Җырчының хатын-кыз каты кочаклаганына исе китми. Ул бер дә каушап калмады, шаяруга борды, кызның хәтерен калдырмады: «Можно монда калырга, димәк? Тукта, концерт бетсен инде, аннан соң хәл итәрбез, аңладым мин сине. Бигрәк горячий син, күз тимәсен, тьфу-тьфу!», – дип шаярта.
Юморны аңламаучылар да шактый, хатын-кызны яклаган кеше дә бар. Ә Сез ничек уйлыйсыз, үз-үзеңне болай тоту ярыймы икән?