Алла Пугачеваның Минскида үтәчәк чыгышы белән бәйле шау-шуны Президент Владимир Путин килүе белән чагыштырдылар, дип хәбәр итә «Рамблер».
Белоруссия Президенты Александр Лукашенко әлеге вакыйга уңаеннан примадоннаны Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләде. Бүләк эстрада сәнгатенә һәм Русия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш керткән өчен тапшырыла. Тиешле указга кул куелган да инде.
Примадонна 2 ноябрьдә Минскида соло концерты белән чыгыш ясаячак. Әйтергә кирәк, ул Белоруссиядә 10 елдан артык булмаган.
Концертка билетлар күптән сатылып беткән.