"Бар шундый тел, бер генә сүзлеккә дә теркәлмәгән, тәрҗемә әсбапларда да юк бу тел. Ул - әниләр һәм бәбиләр теле. Мәсәлән, безнең лексиконнан кайбер сүзләр: «скотофигить» ‒ сфотографировать, «субдя» ‒ судьба, «скутака» ‒ скукота , «мамакун» ‒ макарон... Ә менә «наказа» дигән сүзне тәки аңламадык. Дустымның улы светофорны «сапбилюль» ди иде. Бер бала суны «букбука», ди. Кызык әйеме, балалар теле. Сезнекеләр нинди оригиналь сүзләр белән гаҗәпләндерә?» - дип яза Зәмирә.
Чыннан да, кызык бит ул балалар теле. Күп очракта әни кеше генә аңлыйдыр аларны, алар телендә сөйләшә беләдер.