+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 октябрь 2019, 07:17

Айгөл Бариева журналистларга интервью бирмәячәген белдерде

Ай, харап булдык... Эшсез калдык бит, һөнәрдәшләр!

Ай, харап булдык... Эшсез калдык бит, һөнәрдәшләр!
Айгөл Бариева матбугат чараларына мөрәҗәгать итте. Инстаграмдагы сәхифәсенә ул журналистларга атап пост язды, комментарий калдыру хокукын да чикләп куйды.
"Бүгенге көннән башлап шуны әйтәм: бер журналистка да, бер басмага да, тапшыруга да интервью бирмим. Зинһар өчен, минем турыда беркайда да искә алып язмавыгызны үтенәм. Бер-беребезне аңладык дип ышанам. Барыгызга да уңышлар. Акчаны гадел юл белән генә эшләүне телим", - дип язган ул.
Моңа кадәр Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева чишенгән килеш урын өстендә фотога төшкәннәр иде.
Аларның Инстаграмдагы фотоларын федераль телеканаллар да күрсәтте. "Татарские певицы оскорбили чувства мусульман снимком в постели", дип язды НТВ каналы.
Айгөл Бариева Лилия Муллагалиева белән төшкән фото турында: "Халыкны кимсетерлек ниндидер эш эшләгәнбез дип уйламыйм. Бу комментарийларны язган кешеләрне мин бары тик кызганам", дип әйткән.
Айгөл Бариева моңа кадәр дә эпатаж адымнары белән укучыларын да шаккатыра, журналистларга да "азык" биреп тора иде. Аның эпатажлыгы бер үк төрле ысулдан гыйбарәт: ул ачык киемнәрдә фото төшә, укучылар тыйнаклыкка өндәгәч, "күрсәтер әйберем бар" дип җавап бирә һәм бу хакта язган журналистларны гаепли.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/berkemg-d-intervyu-birmim-ayg-l-barieva-zhurnalistlarga-intervyu-birm-yach-gen-belderde/
Читайте нас