5 ноябрьдә Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Курай-ТВ” телеканалының 10 еллыгына багышланган концерт һәм “Курай даны” беренче милли телепремиясен тапшыру тантанасы үтәчәк.
“Курай-ТВ” телеканалы 2009 елның 11 октябреннән күрсәтә. Бу еллар эчендә ул республикада иң популяр каналларның берсенә әверелде. Каналда музыкаль чыгышлар һәм клиплар, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе тапшырулары тәкъдим ителә.
Былтыр телеканал башлангычы белән беренче тапкыр “Курай даны” милли телепремиясе гамәлгә ашырылды. “Курай даны”ның геройлар – иҗатчылар, башкаручылар, авыл эшчәннәре, үрнәкле гаиләләр, һөнәр осталары, меценатлар, клипмейкерлар һәм башкалар.
5 ноябрьдә үтәчәк тантанада чагу сәхнә йолдызлары катнашачак, алар - Марсель Котыев, Азамат Тимеров, Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова, Рәүф һәм Заһир Исәнчуриннар, Фидан һәм Азамат Гафаровлар, Ришат Төхвәтуллин, Рөстәм Гыйззәтуллин, “Кәрвансарай”, “Аргамак” төркемнәре, “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле һәм башкалар.