+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 октябрь 2019, 11:54

Ә кызлары кемгә охшаган?

Җырчылар Илназ Сафиуллин белән Салават Миңнеханов бергәләшеп, бәбиләрен тотып, фотога төшкәннәр.

Җырчылар Илназ Сафиуллин белән Салават Миңнеханов бергәләшеп, бәбиләрен тотып, фотога төшкәннәр.
Илназның кызы Алилә белән Салаватның кызы Мәдинә матур итеп киенгәннәр.
Баксаң, яшь әтиләр балалары, хатыннары белән туйда булган икән. Әниләре фотога төшерә, әтиләре, кызлары белән горурланып, фотога төшә.
"Бәхетле ике әти! Кызлар - әтинеке, диләр. Алиләбез Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларның бик сөйкемле кызлары Мәдинә белән танышты", - дип язган Илназ Сафиуллин Инстаграмында.
"Ыых дияргә дә өлгермәссең, кызларыбызның туенда утырырбыз, Аллаһ бирсә", - дип язган аңа Салават Миңнеханов. "Насыйп булсын", - дип җавап биргән Илназ.
"Салаватның кызы - копия үзе", - дигән бер инстадусты.
Сез дә карап алыгыз. Кызлар кемгә охшаган?
Читайте нас