Әллә артистларның уе эш кенә, дип уйлыйсызмы? Өенә кайткач та роль ятлаудан бушамыйлар, дисезме? Юк инде! Һәр кешенең дә эштән тыш үз дөньясы, үз хыяллары, үз мавыгулары бар. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры Олег Ханов та гади тормышта - гап-гади кеше.
Шуңа аның белән бүген Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты дип тә, бихисап премияләр лауреаты һәм орден-медальләр иясе итеп тә түгел, ә бай тормыш белән яшәүче ир-егет буларак сөйләшәбез. Олег Закир улы көндәлек мәшәкатьләре белән уртаклаша:
- Өйдә хуҗабикә ниләр куша, шуны башкарырга тырышам. Кибеткә йөрү, кирәк-яракны сатып алу, суга барып килү кебек бурычларым бар. Вак-төяк эшләрне эшлим.
Иң яратканым - балыкка йөрү. Отпускыны зар-интизар булып көтеп алам. Ел саен Баймак районындагы Граф күленә табан балык тотарга барам. Граф күленнән ерак түгел Бикеш дигән авыл бар. Анда табан балыклар бигрәк матур! Быел оныгым белән Исән авылына бардык, янында гына - күл. Исән авылында күпчелек өйләрдә акча түләп яшәп тору мөмкинлеге бар. Андагы танышларыбыз ел саен чакыра. Онык белән барып, бер атна булып, бик матур итеп балык тоттык. Үзем аңа ашарга пешердем, карадым, ул да бик канәгать булды. Шахмат уйнарга өйрәттем.
Ел саен Сибай шәһәренә барам, анда әни-әтием җирләнгән, аларны искә алам, каберләрен тазартам.
Былтыр онык белән - Морадым тарлавыгына, быел Шүлгәнташ мәгарәсенә, Сибай янындагы Гаделша шарлавыгын карарга бардык. Яктыкүлдә булдык. Менә шулай табигать матурлыклары, күренекле урыннар аша оныкка үзебезнең республиканың нинди матур икәнлеген күрсәтәм. Икәү генә Төркиягә бардык, бәләкәй иде, шулай да тыңлашты. Хәзер үземә аптырыйм: ничек кыюлыгым җитеп, дүртенче сыйныф баласын шундый ерак юлга алдым икән, дим. Бәхеткә, бик матур йөреп кайттык.
Яңа җирләр күрергә, яңа кешеләр белән очрашырга яратам. Бик күп китаплар, пьесалар укыйм. Соңгысы - Габдулла Тукай турында тулы истәлекләр, аның әсәрләре. Тукай иҗаты белән күптән якыннан танышырга исәпләп йөри идем, форсаты чыкты. Художество әсәрләре яратам - Шекспир, Шолохов, Чехов һәм башка яраткан язучыларымны кабат-кабат яңадан әйләнеп кайтып укырга тырышам.
Ә сез Олег Хановның балыкчы булуын белә идегезме? Үзегез балыкка йөрергә яратасызмы? Кайда иң шәп урыннар?