+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 октябрь 2019, 17:57

Фирдүс гафу үтенә

Фирдүс үз исеменнән дә, Гүзәл исеменнән дә үлгән эт видеосы өчен гафу үтенде.

Фирдүс үз исеменнән дә, Гүзәл исеменнән дә үлгән эт видеосы өчен гафу үтенде.
Гүзәл Уразова инстаграмга куйган видео күпләрнең ачуын чыгарды, дип яздык. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, роликта ул Фирдүс Тямаев белән бергә трассада тапталган хайван янәшәсендә басып тора. "Шашлык әзерләргә дә өлгермәдек", дип көлә артистлар. Бу гаугалы вакыйга турында күп кенә телеграм-каналлар да язып чыкты.
Гүзәл Уразова үзе комментарий бирмәсә дә, роликның икенче герое Фирдүс Тямаев аңлатуынча, шашлык турындагы сүзләр шаярту гына булган һәм аны дөрес аңламаганнар.
-Мин башта юлда тапталган хайванны күрмәдем, Башкортстан трассасында концерттан соң тамашачыларга мөрәҗәгать язарга гына туктаган идек, - дип сөйли җырчы. - Гүзәл Уразованы да шул юлда очраттым. Аннан соң шул хайванны күреп шашлык турында шаярттык. Кайбер кафеларда да "Бу шашлык нинди иттән" дигән сорауга "Песи яки эт итеннән" дип шаярталар бит. Бу да шулайрак килеп чыкты. Аңлыйм, бик урынлы да булмагандыр, гафу итегез, - ди ул.
Тямаев, роликны төшергәннән соң, хайван мәетен юлдан алып куюын өстәгән.
- Бу очракка машинамда гел пакет һәм перчаткалар бар. Мин хайваннарны, бигрәк тә эт һәм атларны яратам, - ди артист. Инстаграмда шушы минутларда урнаштырган видеода җырчы үз исеменнән дә, Гүзәл Уразова исеменнән дә гафу үтенүен белдерә.
Читайте нас