+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 октябрь 2019, 14:00

Гаугалы видеодан соң Фирдүс Тямаев этләр приютына акча күчергән

Кичә интернетны Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев катнашлыгындагы видео шаулатты.

Кичә интернетны Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев катнашлыгындагы видео шаулатты.
Ике җырчы юл буенда очраша һәм шул мизгелдә күзләренә юлда яткан үләкскә чалына. Шаярып төшерелгән видеоны күпләр аңламады. Фирдүс һәм Гүзәлне гаеп иттеләр. Шул ук вакытта “шаяру гына бит бу” дип язучылар да күп булды.
Тема зурга китмәс иде, әгәр дә аны социаль челтәрләр генә түгел, ә республика матбугат чаралары да күтәреп алмаса. Ахыр чиктә видео Гүзәлнең аккаунтыннан бетерелде, ә Фирдүс Тямаев үзенең аккаунтында халыктан гафу үтенде.
“Матбугат.ру”га билгеле булганча, бүген теманың дәвамы бар. Фирдүс Тямаев бүген, 28 октябрь көнне Казаннан ерак түгел Столбище бистәсендә урнашкан этләр приютына 30 мең сум акча күчергән. Бу сумма андагы этләрне ай ярым ашатырга, тәрбияләргә җитә икән.
Фирдүс үз адымын болай аңлата:
- Кемдер шаяруларымны аңлый, кемдер аңламый. Инстаграмда гафу үтенсәм дә, күңелдә төер калды. Шуңа күрә ничектер моны үзгәртәсем килде. Үзем өчен, күңел тынычлыгы өчен. Әлбәттә, мине пиар ясый дип әйтүчеләр дә булыр. Мин хәйрия эшләрендә, мохтаҗларга ярдәм итүдә күп катнаштым. Әмма этләр приютына ярдәм итәрмен дип уйламаган да идем. Бәлки, бу юлда булган күңелсез очрак Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер этәргеч булгандыр моңа.
Читайте нас