Шаяртырга маташамы, әллә "кыек атып, туры тидерәме"?
“Татар радиосы” Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә туры эфирга чыкты. Алып баручылар концертны туры эфирдагы кебек алып барды.
Концертта Гүзәл Уразова да катнашты. Тамашачылар аңа чәчәк бүләк иткәч, ул Әлфия Авзалованың әйткән сүзләрен телгә алды: "Чәчәкләр алып килгәнче, акча алып килегез", - дигән икән бөек җырчыбыз.
Тамашачы дөрес аңламас, диптер инде, шул ук мизгелдә: "Акча сорыйм дип уйлый күрмәгез, Әлфия апаны гына искә алуым", - диде. Ярый әле шул ук вакытта гафу үтенде. Соңгы арада Гүзәл Уразованың сөйләшүенә, никтер, дөрес аңлашылмаган сүзләр килеп кысыла...
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/tatar-radiosy-khitlary-af-rin-af-rin-af-rin/
Үзебезчә "дөрес сөйләшми" диик... Бәлки, дөрес уйламыйдыр?