Ришаат Төхвәтуллин Казанда концерт куйган һәм кайбер четерекле сорауларга җавап биргән.
Бу, әлбәттә, өйләнү мәсьәләсе. Җырчының әйтүенчә, ул әле күңеленә хуш килердәй кыз тапмаган. Бу җавап никтер күңелләрдә шик уята. Фанатлар бераз тынычлансын дип, ул үзенә нинди кыз эзләвен әйтергә булды, шуңа җавап итеп «Тыйнак кыз» дигән җыр башкарды.
Күрешкәндә керфекләрен төшерә,
Карашларын кинәт читкә күчерә,
Сөйләшкәндә битләренә ал тула.
Эх, кызлар, йөрәк бит шундый кызга тартыла.
Хәтерләсәгез, җәй көне Ришатның инстаграм аккаунтында «Аккошлар мәхәббәте» җырына кавер конкурсы узган иде, аның җиңүчеләре концертта чыгыш ясаячак дип игълан ителгән иде. Сәхнәдә, чыннан да, җиңүчеләрнең берсе җырлаган.
Ришат Казанны гөрләткән. Афәрин!