Бүген Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжында III Халыкара “Нуриевның кече фестивале" ачылды.
Колледж студентлары һәм кунаклар өчен балет тәнкыйте һәм хореографик драматургия буенча педагог, балет белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясе доценты Ольга Розанова осталык дәресе үткәрде.
Фестивальдә катнашучылар Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында спектакль карады. Соңыннан Новосибирск хореография училищесының художество җитәкчесе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Шелемов өлкән курслар өчен дуэт-классик биюе буенча осталык дәресе оештырды.
Фестивальдә Русия, Латвия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, шулай ук Япониянең һөнәри балет мәктәпләре катнаша. Форумның мәртәбәле кунаклары – “Балет” журналының баш мөхәррире Валерия Уральская, Халыкара балет конкурслары федерациясенең генеральный директоры Сергей Усанов, шулай ук Гранд-Операның элекке биючесе, озак вакыт Рудольф Нуриев җитәкчелегендә эшләгән, әле Бордо-Опера труппасы директоры Шарль Жюд.