+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
31 октябрь 2019, 07:25

Гүзәл Уразова: «... Бездән акча сорадылар. Түләдек»

Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев белән видео төшереп, күңелсез хәлгә тарыды. Ул аклануын дәвам итә. Тамашачылар арасыннан да аны яклаучылар байтак. Әмма сәхнәдәш дуслары - ләм-мим...

Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев белән видео төшереп, күңелсез хәлгә тарыды. Ул аклануын дәвам итә. Тамашачылар арасыннан да аны яклаучылар байтак. Әмма сәхнәдәш дуслары - ләм-мим...
«Хәерле иртә, җаныкайларым. Мин үзем гап-гади авылдан чыккан кешемен һәм үз халкымның патриоты дип саныйм үземне. Менә инде 16 ел үз иҗатым белән елына 250дән артык концерт биреп, телебезне, динебезне Русиянең төрле шәһәр, район, авылларында оныттырмыйча хезмәт куям. Кая килсәм дә, халык һәрбер җырыма кушылып җырлый.
Бу еллар эчендә күпме изге эшләр эшләгәнне бер Ходай белә, чөнки әти-әни мине шулай тәрбияләде. "Кызым, күңелең җитеп яхшылык эшлисең икән, Ходай аны үзе күрә, аны кычкырып сөйләп йөрү кирәкми", дип өйрәттеләр. Соңгы 3-4 көн эчендә мин ишеткән акылсыз, мәгънәсез сүзләрне бер кешенең дә ишетүен теләмим. Сезнең йөрәгегез андый сүзләргә түзмәскә мөмкин. Ә минем йөрәк халык мәхәббәте белән тулы, шуңа ул түзә.
Безнең үз СМИларыбыз бервакытта да яхшы гамәлләребезне күрергә теләмәде. Мәсәлән, әле март аенда гына, шаулатып, Мәскәүнең Кремль залында 7500 кешелек залда үзебезнең концертыбызны үткәрдек. Ләкин Казанга кайткач, шушы яңалыкны халыкка җиткерер өчен бездән акча сорадылар. Түләдек. Чөнки мин ул сәхнәдә үзем өчен түгел, үз халкым өчен үз телемдә җырлап кайттым. Ә кичә шул ук каналдан, Фирдүс Тямаев белән безне яманлап, яңалык күрсәткәннәр. Бушлай...
Мине яклап чыккан һәрбер кешегә рәхмәтләр җиткерәсем килә. Мин сезне яратам һәм шушы Кремль концертын карарга үзебездә "Татнефть-арена"да көтеп калам. Мин беләм: 13 февраль көнне сез, шул стадионны тутырып, минем белән бергә җырлаячаксыз, Аллаһ бирса. Без бергә», - дип яза ул Инстаграмында.
Халыкны шулкадәр яратып, тирән хөрмәт итеп тә аңа каршы чыгарга ярыймы икән? Хәтта аның бер өлешенә дә. Халык - зур ул...
Бу шау-шудан соң үзебезнең Ришат, Филүсләргә ихтирам тагын да арта...
Читайте нас