Җырчы Римма Никитина ун елга якын Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшли. Шунда тәҗрибә туплый.
"Шәһри Казан" хәбәрчесе аннан Илсөя Бәдретдиновада эшләгән чаклары турында сорашкан.
– Бу темага бик сөйләшәсем килми. Без Илсөя апа белән инде бер еллап аралашмыйбыз. Әлеге тема минем өчен ябык. Аның төркеменнән киткәнемә үкенмим. Үз теләгем белән китмәдем, – ди Римма.
Шулай булуга карамастан, ул Илфак Шиһаповка бик зур рәхмәтләр укый.
– Миңа бик зур тәҗрибәне Илфак абый бирде. Ул икенче әтием иде. Илфак абый әйткән сүзләрнең һәрберсе туры килеп бара. Мин алар белән эшли башлаганда Илсөя апа да танылган түгел иде. 15-20 кешегә концерт куйган вакытлары да булды. Илфак абый аңа гел: "Илсөя, син күтәреләчәксең әле, быел - шуның кадәр халык, икенче елга күбрәк була", - дия иде. Илсөя апаның кайчагында: «Әйдә, туктыйбыз, безнең җырлар беркемгә дә кирәк түгел», – дигән чаклары да булды. Тик Илфак абый бик акыллы продюсер, грамоталы кеше иде. Аның кебек кешелеклеләр хәзер бик сирәк.
Римманың әтисе вафат булуына инде 9 ел. Әти белән кыз бик якын дуслар була. Римма барлык серләрен дә әнисенә түгел, нәкъ менә әтисенә сөйләгән. Мондый бәйлелекнең өзелүе Римманы депрессиягә кертә. Нәкъ шул вакытта Илфак Шиһапов аңа ярдәм кулы суза.
17 яшендә Римма «солянка» концертларында чыгыш ясый башлый. Шул чагында аны Илфак әфәнде күреп кала да инде. Очраклы гына очрашу Римманың тормышын тулысынча үзгәртә диярлек.
– Ноябрь айлары булгандыр. Илфак абый минем телефон номерын алып калды. Февраль айларында ул миңа шалтыратты. Алар белән бер концертка бардым һәм, нәтиҗәдә, 10 елга алар төркемендә калдым. Илсөя апаның уң кулы идем. Киендерү-чишендерү, грим минем өстә булды. Нариманны үстерешергә дә ярдәм иттем. Алар икенче гаиләм кебек иде, – дип искә ала ул вакытларны Римма Никитина.