+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
31 октябрь 2019, 09:29

"Курай" каналы җыр-моң һәм... премия тарата

5 ноябрьдә әлеге популяр телеканалның 10 еллыгы билгеләнә һәм берничә номинациядә җиңүчеләргә “Курай даны” милли премиясе тапшырыла.

5 ноябрьдә әлеге популяр телеканалның 10 еллыгы билгеләнә һәм берничә номинациядә җиңүчеләргә “Курай даны” милли премиясе тапшырыла.
2018 елда “Курай-ТВ” телеканалы башлангычы белән беренче тапкыр үз эшенең осталары, меценатлар, һөнәрчеләр, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, каләм осталары, мәрхәмәтле гаиләләр, клипмейкерлар арасында «Курай даны» милли премиясе булдырылды.
Телепремиягә 70 катнашучы номинацияләнгән иде. Аларны "Курай" каналы тамашачылары тәкъдим итте. Һәр геройның үз тарихы, тормыш юлы, билгеләнгән максатлары һәм уңышлары бар. Ел дәвамында «Курай-ТВ» телеканалы һәр номинант турында язмалар әзерләде һәм эфирга чыгарды.
Алар үзләре турында сөйләргә яратмый, ирешкән уңышларының бөеклеген үзләре аңлап та җиткермиләрдер шикелле. Без аларны вакытында күрергә һәм алардан үрнәк алырга тиеш. "Курай даны» премиясе номинантлары — безнең заман геройлары.
«Курай даны» көмеш медален кемгә бирергә икәнлеген тамашачылар хәл итә. Хәзерге вакытта тавыш бирүчеләрнең гомум саны - 80 000 кеше. 5 ноябрьдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
«Курай-ТВ»ның 10 еллыгына багышланган бәйрәмдә башкорт эстрадасы йолдызлары Марсель Котыев, Азамат Тимеров, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Рәүф һәм Заһир Исәнчуриннар, Фидан һәм Азамат Гафаровлар, Ришат Төхвәтуллин, «Zainetdin» этно-проекты, Рөстәм Гыйззәтуллин, «Кәрвансарай», «Аргамаҡ» төркемнәре, «Мирас» фольклор җыр һәм бию ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле һәм башкаларның чыгышы көтелә.
Читайте нас