Юмор һәм пародия остасы Данир Сабировның Инстаграм аккаунтында әнисе һәм хатыны белән "Матиз" машинасында барганда төшерелгән видео барлыкка килде.
Артист әнисе һәм хатыны белән туган шәһәре Азнакай урамнары буйлап машина сынарга чыккан. Алып баручы ролендә Миләүшә Сабирова, ул кайнанасыннан әлеге машина турында булган фикерен сорый.
Данир Сабиров та әлеге видео астына «Кемнең "Матиз"да йөргәне бар? Шәп машина! Килешәсезме?» – дип язып куйган.
Комментарийларда да әлеге машина маркасына карата төрле фикерләр очрый, күпләр өчен "Матиз" беренче машина булган. Араларында хәтта Данирга: «Әниегезгә әйбәтрәк машина алып бирегез!» – диючеләр дә очрый.
Яратмыйлар инде бездә мактанганны!