Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен карагач туган уйлар
2019 ел Русиядә “Театр елы” дип игълан ителде. Ул – ил күләмендә барган төрле конкурс-фестивальләрдән тыш, сәнгать әһелләренә аерым игътибар күрсәтү, киләчәккә үсешне билгеләү, яңа мөмкинлекләр булдыру максатыннан уйланылган чара. Бу уңайдан милли театрларның хәзерге торышын күзәтү дә, аерым спектакльләргә карата фикерләр белдерү дә кызыклы һәм урынлы булыр дип уйлыйбыз.
Театр – үзенә аерым бер дөнья. Ул чынбарлык кануннары белән яшәгән очракта да, хыялга, уйларга, хисләргә урын калдыра. Ике сәгать чамасы вакыт эчендә тамашачы башка үлчәмгә, башка халәткә күчә кебек. Шуңа да тамаша залыннан һәр кеше үз тәэссоратлары, сәхнәдә барган вакыйгаларга карата үз бәясе белән чыга, үз рухи кыйбласын ачыклау юлына якынлаша.
Күптән түгел Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясен карагач та күңелгә төрле уйлар килде. Театрның баш режиссеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әбелхәер Сафиуллин тарафыннан 2014 елда сәхнәгә менгән спектакльне “Нур” театры артистлары инде йөзләрчә, төгәлрәк булсак, 113 тапкыр уйнаса да, тамашачының аны һәрвакыт яратып кабул итүенең сере нидә?
Сер йомгагының башы, күрәсең, уңышлы әсәр сайлауда, пьесаның халыкчан булуында. Тормыштагы каршылыкларны оста тотып алып, халык, милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә ача белүче Туфан Миңнуллин драматургиясе көлдерергә дә, елатырга да сәләтле. Пьесада этнографик материалның шактый күп булуы (җыр, бию, халык йолалары, керәшен сөйләме, һ.б.), аларның органик бирелеше драматургның осталыгы булса, милли колоритны тудыручы һәр нәрсәнең спектакльдә урынлы калкып китүе – режиссерның уңышы.
Музыкаль яктан бизәлешне башкаручы композитор, фольклорчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчурин халык иҗатында суда йөзгән балык кебек. Шуңа да әсәр бик отышлы керәшен җырлары, такмаклы биюләр белән баетылган. Шулар спектакльгә аеруча милли рух өсти. (Хореографы – Башкортстанның атказанган артисты Рәмизә Мөхәммәтшина).
Пьесада төп каршылыкны керәшен татары Гөргөринең кече кызы Үринәгә кияү сайлау вакыйгасы тудыра. Ике зур кызының кияүгә чыгып аерылып, ялгыз бала үстерүләре өчен борчылган Гөргөри төпчеген бәхетле итеп күрәсе килә. Шуңа да ул кызы артыннан йөргән “бер көтү” егеткә шарт куя – кызны халык йолаларына туры китереп ярәшүче генә кияү була ала. Нәкъ Гөргөри “уйлап тапкан” шарт пьесаны комедия жанры таләпләренә буйсындыра, ә әсәрдәге конфликт, шәхси кысаларны җимереп, гомуммилләт проблемасына әверелә, игътибарны әхлакый мәсьәләләргә юнәлтә.
Гөргөрине уйнаучы артист Айрат Фатыйхов килеш-килбәте, тавыш тембры белән дә гаиләсен “үз кулында тотучы” ир-егет булып күз алдына баса. Милли традицияләрне тергезергә теләүче ирен Кәтернә (Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина), хатын-кызга хас сабырлык белән тыңлап, кызын да, ирен дә кыерсытмаска тырыша. Үҗәт холыклы Гөргөри кызы Үринә артыннан йөрүче өч егет: эшчән Бәчке (Айнур Баянов), очынчык Җаграп (Альберт Шәрәфетдинов), кыюсыз Микуш (Риф Гобәйдуллин) өчен чын-чынлап сынау арты сынау үткәреп тора. Халык әкиятләрендә хан кызларына өйләнергә хыялланган егетләрнең төрле сынау-биремнәр үтәргә мәҗбүр булуы кебек, әлеге геройлар да физик көчләрен, җырга-биюгә сәләтен күрсәтергә тиеш була. Һәр егет, драматург күзаллаганча, үз характеры белән ачылды, тамашачы һәркайсының нинди сыйфаты белән өстен икәнлеген тойган хәлдә дә, кемнең әлеге “алыш”та җиңеп чыгарын ачык кына күз алдына китерә алмады. Ярыш көлдерү эффектын да, серлелекне дә саклап килергә ярдәм итте. Ахырда оялчан Микушның кайда — хәйлә, кайда тапкырлык белән җиңеп чыгуы, Үринәгә өйләнергә тәвәккәлләве дә тамашачыда теләктәшлек уятты.
Яучы карчыклар Палый һәм Әүдәки – пьесаның гына түгел, спектакльнең дә йөзек кашлары. Гомумән, әлеге ике герой бер-берсен һич кабатламый, ә, киресенчә, тулыландырып, милли традицияләргә ятышлы итеп күрсәтелә. Сәхнәгә Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева чыгу белән залның җанланып китүе, халыкның яраткан актрисасын дәррәү кул чабып каршылавы да күп нәрсә турында сөйли. Актрисаның үзенә генә хас сыйфатлары: ихласлык, йөз-караш хәрәкәтләре тамашачыны үзенеке итә, инде ничәмә еллар яраттыра.
Бу тамашада минем өчен табыш, ачыш булган герой – Палый образы. Спектакльнең ахырына кадәр Палый карчыкта Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллинаның йөз-чалымнарын да, килеш-килбәтләрен дә таный алмадым. Хәтта тәнәфестә театр хезмәткәрләреннән “Палыйны кем уйный ул?” дип сорашып та алдым. Тик ахырда актерлар баш игәндә генә “Рәсимә апа түгел ул!” дигән шикләрем җилгә очты. Хәтере җуела төшкән, колакка да катыланган Палый белән Бәчке (Айнур Баянов) арасындагы диалог шулкадәр оста һәм зәвыклы итеп эшләнгән, ул соклану хисләре генә уята.
Әлеге күренешләр арткы рәттәге ике ханымны да яшьлек хатирәләренә алып китте. Аларның берсе, үзенең яшь чакларын искә алып, өйләренә ничек яучы карчыкның бер ыштан балагын төшереп, икенчесен кыстырып килү вакыйгасын ахирәтенә акрын гына сөйләп утырды. Тормыш һәм сәхнә чынбарлыгы арасындагы, тамашачы һәм актерлар мөнәсәбәтендәге рухи бәйләнешнең ачык мисалы итеп кабул иттем мин моны.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина (Кәтернә) һәм Гөлназ Биктимерова (Үринә) геройлары үз холкы, үз манерасы белән аерылып тора. Сәхнәдәге ана һәм кыз арасындагы мөнәсәбәтләрдән үзгә бер җылылык бөрки.
Кыюсыз, беркатлы Микуш һәм елан аягын кисәрдәй әнисе Гөрпинә дуэты, киресенчә, залны һәрвакыт киеренкелектә тотты. Гөрпинә образы сәхнәдә нәкъ Рида Фәхрисламова тарафыннан башкару өчен язылган, диярсең. Гөргөри белән сүз көрәштерүе, Җаграп белән тарткалашуы, яучы карчыклар белән гәпләшүе – һәрберсе ышандырырлык итеп башкарылды. Эпизодик характерда гына булса да, Анук (Лияна Хәертдинова) образы да чагу эшләнгән һәм ул Җаграп характерын тулырак ачарга булышлык итә.
Шунысы куанычлы: спектакльдә Гөлнара Нәзиуллина җитәкчелегендәге музыкаль ансамбльнең катнашуы, уен коралларының “тере тавышы” сәхнә күренешләрен тагын да җанлырак итте. Шулай ук, милли киемнәрнең, тәңкә-тасмаларның чагу, ялтыр-йолтыр булуы гына түгел, ә югары зәвыклы, шул ук вакытта тарихи дөреслеккә туры китереп эшләнелүе дә игътибарны җәлеп итә (костюмнар буенча рәссамы – Наталья Степанова). Сәхнә бизәлеше (ике тәрәзәле өй, пьесада ул өч тәрәзәле итеп бирелә; төсле койма, түтәлләр, агачлар, эскәмия), теге яки бу детальләрнең (чыбык, велосипед, магнитофон, мылтык, лейка һ.б.) урынлы кулланылуын да ассызыкларга кирәк. (Сәхнә рәссамы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азамат Гыйләҗев).
Тамашачының игътибарын сәхнәдәге хәрәкәт-күчешләр һәрвакыт үзенә җәлеп итә. Актерларның үз образына туры китереп холкын ачарга тырышуы, арткы планда югалып калмаска омтылуы да хуплауга лаек. Тик, шул ук вакытта, күңелдә икеләнү хисләре уяткан, төрле сорауларга этәргән урыннар да булмады түгел. Гади тамашачы күзлегеннән караганда, аларның күбесе күзгә чалынмыйдыр.
Артистларның аерым күренешләрдә сәхнәдә импровизацияләргә артык бирелеп китүе – “яшел спектакль”гә әйләнә башлаган бит бу, дигән фикер тудырды. Сәхнә тормышы белән азмы-күпме таныш кеше бу сүзнең нәрсә аңлатканын шунда ук төшенеп алгандыр. “Яшел”лек – ул мүкләнү түгел, бәлки, киресенчә, бертөрлелектән качу, куелган формадан чыгып, тамашаның актерларның үзара уенына әйләнә башлавы. Аңлашыла, болар барысы да тамашачаны көлдерү, аның күңеленә юл яру өчен башкарыла. Тик сәхнә кануннары гадәти тормыш белән тигезләшүне кабул итмәгәнлекне онытмаска иде. Ул, киресенчә, тамашачыны үз артыннан ияртеп, югары зәвык тәрбияләргә булышлык итүче чара.
Күрәбез, театр – үз кануннары белән яшәүче иҗат дөньясы. Тексттан читләшү дә, ниндидер өстәмәләр кертү дә актерларның бай фантазиясен һәм югары сәхнә осталыгын күрсәтә. Ә шулай да актерлар драматург язган пьесаны өтеренә кадәр үзгәртми саклап, спектакльнең режиссер җан өргән вариантына тугры калсыннар иде, дигән теләк бар. Бигрәк тә Туфан Миңнуллин кебек классик әдипләребезнең камил текстларына нәрсәдер өстәү кирәкмәгән артык күренеш.
Бөек Тукаебызның “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дигән шигъри юллары бар. ХХ гасыр башында, милли театр сәнгатен үстерү өчен янып йөргән елларда, тернәкләнеп килгән сәхнә тормышын яклап язылган шигырь әле дә әһәмиятен югалтмаганлыгы ачык сизелә. Шагыйрь сүзләрен тагын бер кабат искә төшерик. Әйе, театр, бигрәк тә милли театр, чын хисләр, матур хыяллар иленнән алып, уйлар диңгезенә кадәр йөздерергә тиеш. Бу җәһәттән, “Нур”га киләчәктә дә нурлы тамашалар телим!
филология фәннәре кандидаты,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.