Бүген 18 сәгатьтән башлап “Сәнгать төне – 2019” Бөтенрусия мәдәни акциясе кысаларында республиканың милли әдәби музеенда комплекслы чаралар үткәрелә.
Акция өч темага багышланган: халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга, республиканың 100 еллыгына һәм Русиядәге Театр елына. Милли әдәби музей бу акцияне Уфадагы Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музее белән берлектә үткәрә.
“Сәнгать төне” акциясе кысаларында “Минем музей” республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү, “Туган җиремдә мин очраклы кунак түгел” әдәби-музыкаль кичәсе оештырыла. Чарада вокал буенча педагоглар, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисткасы Флүрә Килдиярова белән Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары катанаша. Мәҗит Гафури йорт-музееның курчак театры чыгышы, “Гасыр параллельләре” күргәзмәсе, Башкортстан символикасы белән төймәләр һәм беләзекләр әзерләү буенча осталык дәресе, музей буйлап экскурсия һәм “Сеңелкәш”, “Мостай Кәрим” фильмнарын карау да планлаштырыла.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Ф. Ягарфәровның, мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың, халык шагыйре Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримованың катнашуы көтелә.