Ярата һәм яраттыра белү үзе бер сәнгать инде ул.
Гөлназ Асаева "Татар радиосы"нда "Менә мондый кич" тапшыруында кунакта булды. Түбәндә интервьюдан өзек.
– Кыз кеше барыбер үзенең планкасын куя. Әйтик, "мин 25кә кадәр кияүгә чыгам", "никадәр тизрәк, шулкадәр яхшырак", "утыздан соң карьера төзим" һ.б. Синең фикерләвең ничегрәк?
– Мин ул кешене яратсам, ул кеше мине үлеп яратса – була. Мин ул кешене, бәлки, һуш китеп яратмыймдыр, зур хөрмәт булса, шул җитә дип уйлыйм. Әмма ләкин мин үземне яраттыра беләм. Ул кеше мине яратса, бөтен җанын-тәнен бирсә, димәк, хатын-кызның бәхете шунда дип уйлыйм.
Беренче чиратта, мине яратырга тиешләр.