– Бар. Бер концерт алдыннан тавыш бетте дә куйды. Чыктым да, фонограммага җырларга маташтым, чөнки концертны куярга кирәк, залда халык утыра. Уку белән дә проблема иде. Елап җибәрдем, хәтта сөйләргә дә тавышым юк иде. “Хөрмәтле тамашачылар, тавышым юк. Бу концерт тулаем фонограммага булачак. Кемнең фонограмманы тыңлыйсы килә – утырыгыз, кемнең килми – барыгыз, чыгып китегез, билетларыгызны тапшырыгыз”, - дидем. Ышанасызмы-юкмы, бер кеше дә торып китмәде. Алла бирса, мин тулаем баянга гына концерт бирәчәкмен, дип вәгъдә бирдем, - дигән җырчы.