Дүртөйледә җирендә әлеге мәртәбәле бәйге инде унынчы ел үткәрелде. Быел ул бөек шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды. Шуңа да бәйгедә "Мостай Кәрим шигыренә язылган җыр башкарган өчен" дигән махсус номинация дә булдырылган иде. Бу номинациядә Борай районыннан Илгизә Насыйбуллина җиңеп чыкты.
Жюрины Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев җитәкләде. Беренче турда бәйгедә катнашучылар икешәр җыр башкарды, икенче турда тагын икешәрне җырлады. Чара зур гала-концерт белән тәмамланды.
"Туган тел-2019"ның Гран-приена Чакмагыш районы егете Линар Шәймөхәммәтов лаек булды.
- Мин Октябрьский шәһәрендәге музыка көллиятенең 4 курсында белем алам, - дип уртаклашты ул. - Әти-әнием дә җыр-моңга гашыйк кешеләр, шуңа кечкенәдән авыл сәхнәсендә җырлап үстем. "Туган тел" бәйгесендә өченче тапкыр катнашам. 2017 елда беренче дәрәҗә дипломга ия булган идем. Быел, ниһаять. Гран-при алуга ирештем. Бу минем өчен зур мәртәбә!