+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 ноябрь 2019, 06:25

Илсөя Бәдретдинова авырлы?

Бирсен Ходай. Күптән бер бәләкәй кызчык турында хыяллана иде бит.

Бирсен Ходай. Күптән бер бәләкәй кызчык турында хыяллана иде бит.

Юк икән. Илсөя йөкле курчак тапкан икән. Ул аңа шакката. Видеоны ул инстаграмына куйган.
"Ә без бәләкәй чакта әни безне кибеттән алган дип уйлый идек", - дип сөйли Илсөя. Курчакның корсагын ачып, бәбиен алып кулына тотып карый, гаҗәпләнә.

"Әле ярый бәбәй ясый торганын чыгармаганнар", "Ахырзаман җитә", "Белеп үссеннәр", - дип язалар инстадашлары.

Илсөя бәби булып елап та күрсәтә. "Бик охшаш итеп еладыгыз", - дип язалар Илсөягә.
Читайте нас