+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 ноябрь 2019, 09:00

Равил абый "дальнобойщик"мы, җырчымы?!

"Кызыл таң" гәзитенең "Җырым кайнар чишмә булса" рубрикасы кунагы булган Равил Гәрәев Казан филармониясендә Филүс Каһиров концертында җырлаган. Без кабызган йолдызлар якты яна!

"Кызыл таң" гәзитенең "Җырым кайнар чишмә булса" рубрикасы кунагы булган Равил Гәрәев Казан филармониясендә Филүс Каһиров концертында җырлаган. Без кабызган йолдызлар якты яна!

Ерак юлларга йөрүче водитель Равил Гәрәевның "Өзгәләнә җаным" җырын башкаруын телефон камерасына яздырып алган дусты интернетка тараткач, бер тынга ул анда иң күп каралган роликка әйләнде.Аны озак кына эзләдек, "Туган тел" каналындагы "Сәләт" проекты авторы Лилия Вахитова да кушылгач, ниһать, таптык һәм кунакка чакырдык. Ул ерак юлдан кайтып килешли, фурасын шәһәр читенә куеп, чәчәк, күчтәнәчләрен һәм гармунын күтәреп, кыюсыз гына редакциягә килеп кергән көннән безнең дуслык башланды - хәзер ул "Кызыл таң" оештырган байтак чараларда теләп катнаша.

Уфадагы"Юлдаш", "Шәрык" радиоларында чыгыш ясаганнан соң, Равиль абыйны Казандагы "Болгар" радиосына да чакырдылар. Алып баручы Рөстәм Гайзуллин белән бик ихлас әңгәмәдән соң, заман җырчылары арасында иң затлылардан саналган Филүс Каһиров концертына чакыру булгач, без дустыбыз өчен бик шатландык. Бераз дулкынландык та, билгеле.

Кичәге концерттан соң, Равил абый белән элемтәгә кердек.
- Халык та, Филүс һәм аның командасы да бик җылы кабул иттеләр, - диде ул, гадәттәгечә тыйнаклык саклап.

"Җылы" булмыймы соң! Тау-ташларны җимереп, урыгылып килеп чыккан саф чишмәдәй тавышыгызны тыңлагандагы ул хисләрне без дә чамалыйбыз инде... Һәм Сезне янә Уфада көтеп калабыз. Шунысы бар, чираттагы килүегездә нинди сыйфатта көтәргә булыр икән үзегезне...
Читайте нас