Казанның Кәрим Тинчурин театры актрисасы Резидә Төхфәтуллина ике тапкыр кияүдә булган.
Беренче иреннән үзе киткән, икенчесе аны ташлаган."Әгәр бәхетсез гаилә булсак, аерылышуыбыз шултиклем рәнҗетмәс иде. Мин аңа күпме яхшылык эшләдем, ә ул...", - ди Резидә.
- Бай идеме?
- Кая инде?! Төркемемдә тавыш операторы булып эшләгән кеше иде ул. Яши башлаганда әбиемнең коммуналь фатирына килгән иде.
- Сезне, бай яшәгән, диләр бит.
- Әйе, начар яшәмәдек. 13,5 ел бергә булдык. Минемчә, мин булмасам, без яшәгән кебек яши алмас идек.
- Нишләп аннан бала тапмадыгыз?
- Ходай язмаган. Үземнең сәламәтлегемне бетереп, “эко” дигән нәрсәне биш тапкыр ясаттым.
- Бәлки, ирегез бала булмаганга киткәндер?
- Соң, бала булмады, дип, аерылышырга ярамый инде. Кешелеклелек сыйфаты да булырга тиеш бит. Ә ул мине ташлады.
- Монысы да ялгыш булган, димәк?
- Режиссерыбыз, аңа кияүгә чыкканда: “Син икенче тапкыр шул ук адымыңны ясыйсың”, - дигән иде. Ялгыш адым булган, күрәсең.
- Аның белән хәзер аралашмыйсызмы?
- Юк, миңа барыбер. Ул миңа авырлыклар ясады. Мине ялгыз калдырды. Ачу да, рәнҗү дә бетми.
- Һаман шул ачу хисе белән яшисезме?
- Әйе. Бетми ул. Чәнчеп тора..." - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.