3 ноябрьдә елның күпләр көткән мәдәни вакыйгасы – Башкортстанда “Сәнгать төне – 2019” Бөтенрусия мәдәни акциясе үтте. Бу кичне “Сәнгать берләшерә” акция слоганы астында музейлар, китапханәләр, клублар, театрлар, филармониләр һәм башка мәдәният учреждениеләре үз ишекләрен ачты һәм һәркемне сәнгать дөньясына чакырды.
3 ноябрь төнендә һәм кичендә төрле профильдәге 90 музей һәм галерея гөрләп торды. 300дән артык төрле күргәзмә һәм чара әзерләнгән иде. Акциягә төбәкнең мәдәният өлкәсендәге мәгариф учреждениеләре дә кушылды, чараларда укучылар да катнашты. Китапханәләрдә дә күргәзмәләр һәм осталык дәресләре оештырылды.
Акция өч темага багышланды: халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга, республиканың 100 еллыгына һәм Русиядәге Театр елына. Милли әдәби музей бу акцияне Уфадагы Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музее белән берлектә үткәрде.
“Сәнгать төне” акциясе кысаларында “Минем музей” республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү, “Туган җиремдә мин очраклы кунак түгел” әдәби-музыкаль кичәсе оештырылды. Чарада вокал буенча педагоглар, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисткасы Флүрә Килдиярова белән Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары катанашты. Мәҗит Гафури йорт-музееның курчак театры чыгышы, “Гасыр параллельләре” күргәзмәсе, Башкортстан символикасы белән төймәләр һәм беләзекләр әзерләү буенча осталык дәресе, музей буйлап экскурсия һәм “Сеңелкәш”, “Мостай Кәрим” фильмнарын карау оештырылды.
Республиканың Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, мәдәни чарага 19 меңнән артык кешене җәлеп итүгә ирешелде.