Хәния - Дәниф... Бу соклангыч дуэт таркалганга байтак еллар узды. Хәния Фәрхи, җир йөзендә мәңгелек моң, үзәкләрне өзәрлек югалту ачысы калдырып, бу дөньядан китеп барды. Дәниф Шәрәфетдинов та сәхнәдә сирәк күренә - озак еллар инде ул яман "Бехтерев чире" белән алыша. Аякка баса алмаган еллары да булган икән аның. Бүген ул 8 мең сум пенсиягә көн күрә.
- Бу яман чир миндә 19 яшьтә үк башланган булган, әмма табиблар дөрес диагноз куя алмаган, - дигән ул "Адәм белән Һава" тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтовага. - 2000 елда юл һәлакәтенә дә тарыдым. "Бәйрәм" ансамбленнән китәргә туры килде - тарта алмадым... Хәния апа кабат чакырды, бара алмадым. Ул гаҗәеп кеше иде. Без Яр Чаллыда "Бәйрәм" ансамблендә эшли башлаганда матди яктан аякка басмаган идек әле, аппаратура, костюмнар, машиналар - болар барысы да соңрак булды. Тагын Алия үсеп килә, Алсу кечкенә. Әмма шул шартларда да ул коллективны да, гаиләсен дә алып барды. Кәеф төшкән чакларда аның бер кычкырып көлеп җибәрүе дә җитә иде...
Дәниф Шәрәфетдинов бүген яман чир белән көрәшә. Әмма гаиләсе бөтен, хатыны, балалары, туганнары аның өчен өзелеп тора. Аранжировкалар ясый, концертларда тавыш аппаратурасында эшли, чакырган җиргә барып, җырлап та кайта. Һәм 8 мең сум пенсия ала.
- Күзләремдә - ясалма сыекча, әмма мин еш кына елыйм. Моңлы җыр, хәтта шәп мәзәк ишетсәм дә. Күңелем тула. Кешенең күңеле тулы булырга тиеш, - ди ул.
"Кеше язмышларын кемдер алдан язып куя, без аның язылганын гына үтибез," - диләр. Дәниф кебек халык сөйгән талант иясенә мәрхәмәтлерәк булса иде ул язучы.