Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов тамашачыларын шатлыклы хәбәр белән сөендерергә йөриләр.
Гүзәлнең Инстаграмында кызыктыргыч пост пәйда булды.
Биредә җырчы: «Бездән нинди яңалыкны ныграк көтәсез?
1) Тиздән яңа дуэт җырыбыз әзер була!
2) «Без дүртенчегә бәби көтәбез»
Тавыш бирәбез», – дип, кызыксындыруны уята.
Укучылар арасында күпләр Гүзәлнең авырга узуын көткәннәре хакында билгеле булды. Пост астында: «Сездән яңа җыр, клип безнең өчен яңалык түгел, аларын болай да беләбез, бәби булса, вәт яңалык!», «Сезнең дуэт җырлау яңалык түгел инде, бәби көтәсез, наверное», – дигән комментарийлар укып була.