Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның 13нче сезон концертлары уңышлы гына бара. Җырчының быелгы концертлары аеруча үзенчәлекле, чөнки Филүс Каһиров зур сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланган, бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куйган талантлы шәхесләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән. Уфа концертына Алсу исемле кызны кунак итеп чакырган булса, Казанның филармония залында күпләргә интернет аша таныш булган Равил Гәрәевның хыялын тормышка ашырган.
— Халык арасында талантлы, моңлы кешеләр бар, ләкин алар артист булып китмәгән. Менә, мәсәлән, туган ягым Бүздәккә кайткач, бер мәҗлестә Алсу исемле кызның җырлавын ишеттем. Ул зур сәхнәдә чыгыш ясау хыялы белән яшәгән. Без аны Уфа концертына чыгыш ясарга чакырып, аның бу хыялын тормышка ашырдык. Бик матур җырлады, халык яратып кабул итте. Шундый талантлы кешеләрнең хыялын тормышка ашырсак, минемчә, аларны халык та күреп калыр иде, һәм шулай ук аның язмышы да үзгәреп китәргә мөмкин бит инде. Равил абый Гәрәевның җырлаган видеосын беренче тапкыр тыңлаганда, елап җибәрдем. Аннан ниндидер моң агылып чыга, ниндидер сихри көче бар аның. Аны “Болгар радиосы”на кунакка чакырганнар иде. Алар, безгә шундый кунак килде, дип инстаграмга чыгардылар. Шул видео астына тамашачылардан: “Шушы кешене сәхнәдә күрәсе килә”, - дигән тәкъдимнәр булды. Шулвакыт мин Алсуның хыялын тормышка ашырганымны искә төшердем дә, Равил абыйны филармониягә чакырдым. Ул башта ышанмаган, килеп күрешкәч кенә чакыруның дөрес икәнлегенә инанды. Киләчәктә дә халык арасындагы шундый талантлы шәхесләрнең хыялын тормышка ашырырга дигән теләк бар. Алар моңа бик лаек. Бу хакта "Татар-тудей" яза.
Уфада Равил Гәрәевның концертын оештырып, анда Филүс Каһировны кунак итеп чакырырга дип торабыз. Сез ничек уйлыйсыз?