10-12 ноябрьдә Уфада “Мосафир” этник музыка форумы үтәчәк. Ике көнгә республика башкаласы Русиянең этник музыка үзәгенә әйләнәчәк.
Форумның төп программасы “Торатау” Конгресс-холлында узачак.Проект программасында музыкаль конференция, осталык дәресләре, семинарлар, күргәзмәләр, презентацияләр каралган.
Форумның төп вакыйгасы шоукейс – Европа һәм Азия илләренең һөнәри продюсерлык берләшмәләре алдында нон-стоп режимында этник музыкантларның чыгышы булачак.
Проект республикада дәүләт телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан Башлыгы грантына лаек булган. Форум партнеры булып Русиядәге этник музыка өлкәсендәге бердәнбер һөнәри премия – «Russian World Music Awards» чыгыш ясый.