Мостай Кәримнең “Айгөл иле” белән танышмы сез? Уфа “Нур” татар дәүләт театры нәкъ шушы әсәр белән 28нче иҗат мизгелен ачты. Аны сәхнәгә режиссер Зиннур Сөләйманов куйды. Төп рольне Айгөл Юнысова белән Илгизә Муллабаева башкаралар.
Бүген героиняның адашы Айгөл белән, дөресрәге аның “иле” - дөньясы белән танышабыз. 2011 елдан “Нур” театрында эшләүче, бер басасы урынга биш басучы, җырлаучы да, биюче дә, берсеннән-берсе чагу рольләр башкаручы да актриса нинди уйлар белән яши, ниләр белән мавыга икән - шуны ачыклыйк.
- Балачактан кул эшләрен яраттым. Дәү әнием һәрвакыт йон эрләде, безгә оекбашлар бәйләде, мин аңа булыша идем, - ди Айгөл. - Башта йомгагын тотып тордым, ничек бәйләгәнен карадым. Әбием: “Әйдә әле, кызым, бергәләп бәйлик”, - дип, үземә энәләр тоттыра иде. Беренче оекбашны беренче сыйныфта бәйләдем. Соңыннан мәктәптә остакуллар түгәрәгенә йөрдем. Шунда без чигәргә дә, тегәргә дә, хәтта саламнан картиналар эшләргә дә өйрәндек. Бөтен кул эшләремне туганнарыма бүләк итә бардым. Хәзер дә, вакыт булганда, дусларыма, туганнарыма үз кулым белән эшләгән бүләкләр ясарга тырышам. Кәнфитләрдән, җиләк-җимешләрдән гөлләмәләр, шулай ук кофе бөртекләреннән агачлар, “бәхет агачлары” күп ясалды.
Декрет ялында прәннек бизәү буенча осталык дәресләренә бардым. Яңа ел алдыннан, өч төн йокламыйча диярлек, прәннек пешереп, аларны матурлап бизәп, Яңа ел ярминкәсендә катнашып, ахирәтем белән мини-бизнес булдырдык. Соңыннан эштә корпоратив булды, бөтен хезмәттәшләремә, дусларыма шундый прәннекләрне матур итеп бизәп бүләк иттем. Соңгы мавыгуым балчык белән бәйле. Әниемә балчыктан гөлләмәләр, чәчкәләр эшләү буенча “Осталык дәресе” бүләк иткән идем. Әни иптәшкә мине дә ияртте. Миңа бик нык ошады. Ул чәчкәләр чын кебек булды. Әле дә шуның белән мәш киләм. Әни күпкә өйрәтте, ул чигәргә, тегәргә, бәйләргә ярата. Бик оста, тиктормас кеше.
Биергә яратам. Вакытым булса, төрле халык биюләре салырга, чараларда биюләр белән катнашырга тырышам. Безнең театрда андый чаралар еш уза. Этюдлар эшлибез, биюләр куябыз. Иң яратканнарым – һинд белән татар биюләре.
Айгөлне ире турында сөйләшүгә дә өндим. Белмәүчеләр булса, аның пар канаты – игезәк гармунчыларның берсе Алмаз Юнысов. Баксаң, Алмазның йомшак, татлы телле булуы юкка түгел икән...
- Алмаз тәмлетамак, - ди Айгөл. - Аңа тәмле ризыклар пешерергә тырышам. Декрет ялында Алмазга тортлар күп эләкте, нинди төрләрен генә пешермәдем. Хәзер исә балсызракларны сайлап, файда ягыннан үлчәүгә салып пешерәм. Алмаз да сәхнә кешесе булгач, бергәләп костюмнарын әзерлибез. Бизәкләр эшлибез, матурлыйбыз, төрле образлар булдырабыз. Улыбыз Айваз да иҗади шәхес булып үсәр, дип ышанам. Өйдә концертлар куябыз, баяннар, гитаралар уйнала. Айвазга шул бик ошый.
Менә шундый икән безнең Айгөлебез! Үзен сәхнәдә күргәндә, бу язманы да искә алырсыз әле...