+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 ноябрь 2019, 08:00

“Мосафир” нәтиҗәләр билгеләде

“Мосафир” форумына беренче нәтиҗәләр ясалды. Проект традицион музыканы һәм заманча этно-башкару өлкәсендә эшләүче артистларны үстерү максатында оештырылды. Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова җитәкчелегендә форум нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” үтте.

“Мосафир” форумына беренче нәтиҗәләр ясалды. Проект традицион музыканы һәм заманча этно-башкару өлкәсендә эшләүче артистларны үстерү максатында оештырылды. Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова җитәкчелегендә форум нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” үтте.
Фестиваль спикерлары арасында чит илләрдән килгән кунаклар күп иде. Секцион очрашулар “Торатау” Конгресс-холлында тел буенча бүленгән ике мәйданчык кысаларында үтте. Чарада теләгән һәркем кеше катнаша алды. Заманча музыкаль индустрия өлкәсендәге күпсанлы белгечләр концерт турлары оештыру, халыкара карьера төзү, музыкаль бизнестагы тотрыклылыкны яхшырту мәсьәләләре буенча тәҗрибәсе белән бүлеште, артистның заманча керем чыганаклары һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде.
– Сезнең музыка бик уникаль һәм үзенчәлекле, дөнья базарындагыдан аерыла. Ил чикләренә чыгар өчен бу проблема булып тора, – диде журналист һәм радио алып баручысы Тон Маас (Нидерландлар).
Кунаклар бертавыштан “Мосафир” форумы мәйданчыгының алар өчен Русия традицион мәдәниятенең күптөрлелеген ачуын билгеләде. Әминә Шәфыйкова республика Хөкүмәтенең безнең мәдәни байлыкның ил чикләреннән тыш та билгеле булуына омтылуын билгеләде.
“Аргамак” этно-рок төркемен "Wind Music International" фестивале кураторы Су-Инг Ю (Тайвань) үз проектында катнашырга чакырды. Мәдәният министры моны оештыруда ярдәм күрсәтәчәген әйтте.
Әминә Шәфыйкова безнең республиканың “Евразия йөрәгендә” - мәдәниятләр кисешкән җирдә урнашканын, шуңа академик һәм халык музыкасының кушылуының мөһим булуын билгеләде.
“Түгәрәк өстәл”дә күптөрле тәкъдимнәр һәм фикерләр яңгырады, этник музыканың заман тыңлаучысы өчен кызык булырга тиешлеге билгеләнде.
Читайте нас