Башкортстан бюджетында киләсе елга Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә 300 миллион сум каралган. Республиканың финанс министры Лира Игътисамова Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты утырышында төбәк дөньякүләм форумны үткәрүдә федераль үзәк тарафыннан да финанс ярдәменә исәп тота, дип билгеләде.
Бөтендөнья фольклориадасы дүрт елга бер тапкыр үткәрелә һәм актуаль заманча төрдә кешелекнең традицион мәдәни мирасын күрсәтергә һәм аны сакларга ярдәм итәргә тиеш. 2020 елның җәендә Башкортстан ике атнага театрлаштырылган уникаль мәйданчыкка әвереләчәк. Анда дөньяның 80нән артык иленнән өч меңгә якын артист республика халкына һәм кунакларына үзләренең традицион музыкасын, биюләрен, халык кәсепләрен, аш-суын, костюмнарын һәм сәхнә сәнгатен күрсәтү өчен берләшәчәк. Шул ук вакытта, фестивальгә килүчеләр күзәтүчеләр булып кына калмыйча, халык уен коралларында уйнау, гадәти булмаган милли ризыкларны татып карау, төрле халыкларның традицион сәнгатьләренә өйрәнү мөмкинлеге дә алачак.