Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиеваның Уфа "Нур" татар дәүләт театрында башкарган рольләрен, ул рольләрне уңышлы уйнаган өчен алган бүләкләрен санап кына китсәң дә, әллә күпме вакыт кирәк. Өстәвенә, ул кино актрисасы булып та танылды. Кино карьерасы Дилә Мөхәмәдьярова төшергән "Бусы из бирюзы" дип аталган кыска метражлы фильмы белән башланды. Арытаба инвалид бала тәрбияләгән хатынның язмышы турында социаль проект буенча төшерелгән картина герое булды ул. Булат Йосыповның "Бабич" фильмында күрдек Гөлназны. Ә инде шул ук режиссерның күпләргә таныш "Беренче республика" фильмында актриса Даут Юлтыйның тормыш иптәше Фатыйма образын гәүдәләндерде.
- Я? Кайсы өлкәдә авыррак? - дип сорыйбыз Гөлназдан.- Берсе дә җиңел түгел, һәрберсе үзенчә катлаулы, - ди ул. - Театрда ролеңне үзеңнеке итеп, җаның, йөрәгең аша үткәреп, халыкның, тамашачының күңеленә үтеп керердәй дәрәҗәгә җиткерер өчен бер ай-ай ярым вакыт таләп ителә. Ә кинога төшкәндә сценарийны, гадәттә, съемка көнендә кулга тоттыралар. Айлар буена төн йокысын онытып, хисләнеп, әзерләнеп йөрергә вакыт булмый. Шуңа күрә бар булган көчеңне, талантыңны кулланып, шушы кыска гына мизгелдә 200 процентка тырышып эшләргә кирәк. Спектакльдә вакыйгалар ике сәгатьләп дәвам итә. Бар да билгеләнгән тәртип буенча бара. Ә кинода башта - соңгы сәхнәсен, аннары - башын, ахырда уртасын төшерергә мөмкиннәр. Бөтен уй-фикерләрне рәткә-чиратка салып, җәелеп эшләп булмый. Спектакльне бер көнне бер төрле уйнасаң, икенче көнне яхшыртыбрак, үзгәртебрәк уйнарга була. Фильмда төшүең мәңгегә...
Кайда да хезмәт, тырышлык кирәк инде!
Гөлназ шулай ди. Килешәбез инде! Тырышлыксыз булмый!