Артист Мәскәүдәге концертында аны күрүне көтмәгән, чөнки нәкъ шул көннәрдә Галия ханымның сәламәтлеге какшап киткән булган.
«Минем баламны шулай зурлап килгәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт! Миңа быел дәваханә юлын таптарга туры килде. Аның ишеген ачкач, үземә: моннан соң исән калсам, Мәскәү сәхнәсен үз күзләрем белән күрер идем, дип сүз бирдем. Аллага шөкер, сүземдә тордым. Сәхнәне, тамашачыны күрергә насыйп булды», — дип, тамашачыга үзенең рәхмәтләрен җиткергән ул.