+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 ноябрь 2019, 06:45

Хәмдүнә апа ялган өчен ертып та ташлар!

"Шәһри Казан" хәбәрчесе Хәмдүнә Тимергалиева белән әңәмәгә әзерләнгәндә интернеттан аның кайчандыр монтер булып эшләвен белгән. Эләгә язган апабыздан үзенә...

"Шәһри Казан" хәбәрчесе Хәмдүнә Тимергалиева белән әңәмәгә әзерләнгәндә интернеттан аның кайчандыр монтер булып эшләвен белгән. Эләгә язган апабыздан үзенә...

– Мин монтер түгел, ә монтажчы! Монтер дип аны белмәгән кеше генә яза. Монтер һәм телефонистка булып теләсә кем эшли ала. Мин – автомат телефоннар станциясен монтажлаган кеше. Бу төрле әйберләр. Томас Нигъмәтҗанов дигән кеше «Татышлинский рай» дигән китап чыгарды. Шунда мине телефонистка булып эшләгән дип язган. Мин ул станцияне, аның үзәген үзем монтажлаган кеше. Аны теләсә кем эшли алмый, аңа баш кирәк! Шуңа минем күпвакыт хәтерем кала. Белмәгән нәрсәне, минем белән сөйләшмичә, китапларга, гәзитләргә язалар. Без династиябез белән шул өлкәдә эшләдек. Китап кадәр китап чыгаргач, үземә килеп сөйләшергә тиешләр иде. Тегеннән бер хәбәр алып, моннан бер хәбәр алып, китап язалармы инде?!
Башта Салават Фәтхетдиновта эшләгән дип язган. Аннан гына Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән дигән. Ул китапны авторы миңа китереп бүләк итте. Кайткач, битен ертып ата яздым. Салаватта мин эшләгәч, ул чагында аңа 10-12 яшьләр чамасы гына була. Китап чыгарырлык кеше ул кадәр булырга тиеш түгел инде! Салаватның бер проектында катнаштым. Гомер буе Хәмдүнә Тимергалиева коллективында Хәмдүнә Тимергалиева булып эшләдем! Болай язып чыксалар, минем урында Салават та үпкәләр иде, - дигән ул.

Күптән түгел Хәмдүнә апа үзенең 70 яшьлек юбилеен Уфада да билгеләде. Зал тутырып килгән тамашачы аны алкышларга, чәчәкләргә күмде. Башортстан җырчылары да аның гомер бәйрәмен уртаклашты. Күпләр якташыбызның республика дәрәҗәсендә рәсми танылу алуына өмет итте. Әмма бушка. Әлегә.
Читайте нас