+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 ноябрь 2019, 18:20

Туймазы театрының Казанда гастрольләре үтте

Туймазы татар дәүләт театры Казанда гастрольләрдә булып кайтты.

Туймазы татар дәүләт театры Казанда гастрольләрдә булып кайтты.
Спектакльләр Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында үтте. Иҗат коллективы Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” һәм Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесалары буенча куелган спектакльләрне күрсәтте. Аларның икесе дә “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында әзерләнде. Гастрольләр Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр” комедиясе белән тәмамланды.
Театрның директоры Фирзәт Габидуллин белән баш режиссеры Илнур Муллабаев ТАТМЕДИАда оештырылган матбугат конференциясендә Театр елы кысаларында үткән гастрольләрнең ике иҗат коллективы арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышануларын, тамашачыларга шатлык бүләк итәчәген белдерде.
Гастрольләрне ачу тантанасында Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге начальнигы Лилия Зәйнуллина, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин Туймазы театры коллективын җылы сәламләде.
Театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев, Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов, Башкортстанның атказанган артистлары Фәндил Мөхәммәтдинов һәм Данил Нуриханов Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук гастроль көннәрендә иҗат коллективы Бөтендөнья татар конгрессында очрашуда булды. Чара Башкортстанның 100 еллыгына багышланды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров коллективны юбилей белән котлады һәм театр труппасының югары һөнәри осталыгын билгеләп үтте.
Читайте нас