Картаймаса - картаймый бит кеше! Җитмеш яшен тутырган Алла Пугачеваны әби дип әйтергә кемнең теле барсын? Аның Минскида узачак концертына билетларның әллә кайчан сатылып бетүе турында язган идек инде. Концерт 15 мең кеше сыешлы "Минск-Арена"да узган. Примадоннаны үз күзләре белән күрергә теләүчеләр шактый күп булган. Александр Лукашенко исеменнән чәчәкләр һәм кәнфит бүләк ителгән.
Концерт оештыручылар исәпләп чыгаруынча, билет сатудан якынча 30 миллион сум кергән. Аның 18 миллион сумы - Примадоннаның гонорары. Моңа кадәр (апрельдә) җырчы Кремльдә зур концерт биргән иде. Ә инде киләсе концертын 80 яшендә оештырырга вәгъдә биргән. Көтәбез!