Максим Горький исемендәге Ырынбур дәүләт өлкә драма театрының сәнгать җитәкчесе, РСФСРның һәм Башкортстанның халык артисты Рифкать Исрафилов мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә өлеш керткән өчен Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Бу хактагы Указга ил Президенты Владимир Путин 11 ноябрьдә кул куйды.
Ырынбур театрына Рифкать Исрафилов 1997 елдан җитәкчелек итә. Аңа кадәр ул күп еллар Башкорт дәүләт академия драма театры җитәкчесе булды.
Рифкать Вәкил улы Башкортстанның Мәчетле районында туган. Билгеле театр режиссеры һәм педагог, Русиянең дәүләт, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге премияләре лауреаты, Русия Театр эшлеклеләре берлеге секретаре.
Котлыйбыз!