+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 ноябрь 2019, 14:00

Күңелең күзе күрсен театрны...

Бүген Башкортстанның сукырлар өчен өчен махсус китапханәсендә “Театральное Приволжье” проектының төбәк этабында җиңүче “Корос” халык театры (Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) конкурс нәтиҗәләре буенча тавыш бирүгә әзерлек кысаларында күрү буенча инвалидларга театрлаштырылган тамаша күрсәтте.

Бүген Башкортстанның сукырлар өчен өчен махсус китапханәсендә “Театральное Приволжье” проектының төбәк этабында җиңүче “Корос” халык театры (Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) конкурс нәтиҗәләре буенча тавыш бирүгә әзерлек кысаларында күрү буенча инвалидларга театрлаштырылган тамаша күрсәтте.

Моннан тыш, китапханәдә күрмәүчеләр өчен махсус булдырылган Уфа театрларының дүрт макеты тәкъдим ителде – алар ярдәмендә чара кунаклары биналарның ничек оештырылган булуын аңлый алды. Макетларны “Бергә” туган якны өйрәнү остаханәсе эшли, җитәкчесе – Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты Анастасия Конобеева быел “iВолга” яшьләр форумында грант отты.Анастасия әйтүенчә, алар грантны икенче тапкыр оталар. Грант акчасын макетлар эшләү өчен материалларга тоталар. Бу эш студентларга укуда да ярдәм итә, осталыкны арттырырга булыша икән.
Тамаша башланганчы яшь артистлар белән дә сөйләшеп алдык. Алар сәхнә тормышын яратып өлгерүләренә, шул ук вакытта укырга да вакыт табуларына ышандырды. Студентлар үз башлангычлары белән күрү сәләтендә тайылыш булган кешеләр өчен тамаша сәхнәләштерергә булган. Халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулу уңаеннан алар шагыйрьнең тормышына багышланган әсәрне сайлаган.
“Синнән башка дөньям яп-ялгыз” дип исемләнгән бу сәхнә әсәрендә шагыйрьнең мәхәббәте, яшьлеге, хатирәләре тасвирлана. Әйтергә кирәк, студентлар чын артистлардай килештереп образга керергә өйрәнгән. Һәркемгә аңлаешлы булсын өчен тамаша ике телдә барды, күп җырлар, шигырьләр яңгырады, гармун моңнары бизәде. Әлбәттә, яшь артистларның бу уңышлары – аларның режиссеры, Башкортстанның атказанган артисты Илнур Локмановның казанышы.
Сәхнә әсәреннән тыш, күрү сәләтендә тайпылышлы тамашачылар өчен матур эчтәлекле концерт программасы да тәкъдим ителде.
Китапханәнең ял оештыру бүлеге мөдире Гөлшат Солтанморатова әйтүенчә, мондый чаралар сәламәтлегендә тайпылыш булган кешеләр өчен бик мөһим, алар тормышларын ямьләгән, күңелләрен күтәргән, аралашырга мөмкинлек биргән өчен оештыручыларга бик рәхмәтле.
Читайте нас