+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 ноябрь 2019, 06:20

Италиядән кояш алып килде!

Дүртөйле шәһәр китапханәсендә чит кыйтгада яшәп иҗат итүче шагыйрә Алия Солтан белән үзенчәлекле очрашу узды

Дүртөйле шәһәр китапханәсендә чит кыйтгада яшәп иҗат итүче шагыйрә Алия Солтан белән үзенчәлекле очрашу узды

Шагыйрә белән очрашуда “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Светлана Васикова, Әнисә Ягъфәрова, Клара Сәфәрова, Флүрә Газизова, Тәслия Әхмәтова, Ләлә Мөкминова, Гөлнара Махиянова, Зимфира Галимова һәм шигърият сөюче тамашачылар катнашты.

Чара түгәрәк өстәл артында үтте, анда кунагыбызның ши­гырьләре һәм җырлары язылган буклетлар таратылды.
Чараны алып баручы Алсу Әхмәтова кичәне ачып җибәреп, шагыйрәгә сүз бирде. Алия Солтан үзенең балачагы, яшьлеге турында сөйләде.
Аның туган җире — Чакмагыш районының Яңа Бәшир авылы. Алия бик шат һәм тере кыз булып үскән. Үзешчән сәнгать концертларында даими катнашкан. “Комсомол прожекторы” мәктәп стена гәзите мө­хәррире була кыз, шунда эш­ләгәндә каләме ярыйсы үткер­ләнә. Бу вазыйфа шигърияткә дә беренче адымнар ясауга этәргеч булган. Гәзиттә ул мәктәп темасына кызыклы дүртьюллыклар иҗат итә. Әдәби-сатирик гәзитне укучылар да, укытучылар да зур кызыксыну белән укыганнар.
Шул вакыттан бирле Алия, кайда гына эшләсә дә, кайда гына яшәсә дә, шигырьләр яза, аларда шатлык-моң, үз хыялларын һәм илһамын белдерә...
Бүгенге көнгә аның өч китабы дөнья күргән: “Мин дөньяга багам”, “Язмышлар” һәм балалар өчен китап. Аның шиг­ырь­ләренә язылган җырлар күренекле җырчылар Айдар Галимов, Зәй­нәп Фәр­хетдинова, Илсөя Бәд­ретдинова, Фәдис Ганиев, Эльмира Сөләйманова һәм башкалар репертуарында.
Ачык һәм тыйнак, дөньядагы һәр хәл-вакыйгага үз карашы бул­ган ша­гыйрәне тамашачы бик җылы кабул итте, шигырьләрен тын да алмый тыңлады, көчле алкышларга күмде. Очрашуда җырлар да, шигырьләр дә, мә­зәкләр дә яңгырады.
“Дулкын”чылар җавап итеп үзләренең иҗат җимешләрен укып, шулай ук кадерле кунакка китаплар бүләк иттеләр, истәлеккә фотога төштеләр.
Алия Солтан кунакчыл Дүрт­өйле җирендә шундый җылы иҗади очрашу оештырган өчен шәһәр китапханәсе хезмәткәр­ләренә, чарада катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм яңа дусларын Неапольгә кунакка чакырды.

Ләлә Мөкминова.
Дүртөйле районы.
Читайте нас