+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 Ноября 2019, 12:20

Музейлар яшәргә тиеш!

18-22 ноябрьдә Уфада Идел буе федераль округы музейлары өчен “Русия Федерациясе музей фондының саклыгын тәэмин итүнең актуаль проблемалары” төбәкара фәнни-гамәли семинары үтә.

18-22 ноябрьдә Уфада Идел буе федераль округы музейлары өчен “Русия Федерациясе музей фондының саклыгын тәэмин итүнең актуаль проблемалары” төбәкара фәнни-гамәли семинары үтә.

Башкортстан мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина мәдәниятне саклауда өлеш керткәннәре өчен җыелучыларга рәхмәт әйтеп, музейларның үсешергә тиешлеген билгеләде һәм семинарда һәркем үзенә фәһем алачагына өмет белдерде, республика Хөкүмәте исемнннән сәламләү сүзләре җиткерде.
Русия Мәдәният министрлыгының Музейлар департаменты директоры урынбасары Наталия Чечель бирегә килергә вакыт тапкан өчен җыелучыларга рәхмәт әйтеп, алар өчен файдалы була алуга ышаныч белдерде. Наталия Васильевна музейларның гомумдәүләт проектлары мөмкинлекләре белән аз таныш булуын, семинарда бу өлкәдә ачыклык кертүгә басым ясалачагын билгеләде.

Мәскәү кунагы Башкортстанның музейлар эшчәнлеге буенча илдә лидерлар исәбенә керүен дә искә алды.
Семинарда музейлар буенча күзәтчелек, аларның гомумдәүләт проектларында катнашу мөмкинлекләре, норматив-хокук базасындагы үзгәрешләр һәм башка күп темаларга чыгышлар ясалды. Белгечләр музей хезмәткәрләрен борчыган сорауларга җавап бирде, осталык дәресләре оештырылды, видеофильм күрсәтелде.
Читайте нас