+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 ноябрь 2019, 07:30

Данир Сабиров ничек татар телен боза?

Пародия остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә Сабирова белән күптәннән «Татарча сөйләшәбез» дип аталган татар теле дәресләрендә катнашалар.

Пародия остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә Сабирова белән күптәннән «Татарча сөйләшәбез» дип аталган татар теле дәресләрендә катнашалар.

Дөресрәге, Сабировлар укытучы алдына утырып, чираттан укытучы әйткән русча сүзләрнең тәрҗемәләрен әйтә һәм һәрбер дөрес җавап өчен кечкенә генә бүләк ала.
Дәресләрне һәрвакыт күзәтеп торучы игътибарлы тамашачылар тәрҗемә дәресләрендә шактый хаталар да күзәткән. Шуларның берсе видеодәрес астына: "Немедленно укытучыгызны алыштырыгыз! Матур татар телен бозып утырмагыз, сезнең бу татар телен өйрәнүегезне күптәннән күзәтәм, һәр дәрес саен 10ар сүз әйтелсә, шуның яртысы дөрес тәрҗемә ителми, укытучы тарафыннан! Дәрәҗәгезне төшереп утырмагыз, сезне бит бөтен ТАТАРСТАН карый!" – дип язган.
Мондый игътибарлы кешеләргә, әлбәттә, «Афәрин!» диясе килә, шулай да кешенекен күргәнче, үзебезгә игътибарлырак булсак иде, дуслар. Әлеге комментарийның авторы смартфонда татар хәрефләрен куллану мөмкинлеге барлыгын белмидер, күрәсең. Кызганыч...
Читайте нас