Ул җырлаганда Хәйдәр Бегичев моңы ишетелеп кала. Мәшһүр җырчыга гына хас мелизмнар, иң кирәкле урыннарын аерып алып, басым ясый белү, кирәк җирдә иң югары нотада күңелне күкләргә ашыру, кайберләре белән диңгез чоңгылларына алып төшеп китү... Кемдер аны Илһам Шакиров варисы ди. Ничек кенә булмасын, бөекләр чылбырын дәвам итүче инде ул безнең Филүс. Ә кайвакыт Айдар Галимов булып җырлый икән үзе...
Ләйлә Дәүләүтова алып барган «Адәм белән Һава» тапшыруында Филүс Каһировның тагын бер сәләте ачыкланды, ул әле танылган шәхесләребезгә пародия дә ясый икән. Инстаграм тасмасына урнаштырган интервьюдан өзектә Филүс бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм Айдар Галимов тавышлары белән җырлап күрсәтә. Әйтергә кирәк, чыганак тавыштан әллә ни аерма юк. Җырчының кайбер концертларында Салават Фәтхетдиновка да мондый «дәрәҗә» тия. Молодец, Филүс, талантлы кеше һәр яктан да талантлы була.
Җырчының тагын бер осталыгы халыкта соклану уятса да, тамашачылар аңа пародия ясап «дәрәҗәсен төшермәскә» киңәш итә. Шуңай күрә, җырчының бу сәләте бары тик сәхнә артында гына калсын дигән теләктә калалар.