+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 ноябрь 2019, 05:45

Фирдүс Тямаев нигә дорфа?

Фирдүс Тямаев бу көннәрдә Башкортстанда гастрольләрен тәмамлап, Себер якларына китеп барган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә үзе язып куйган.

Фирдүс Тямаев бу көннәрдә Башкортстанда гастрольләрен тәмамлап, Себер якларына китеп барган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә үзе язып куйган.

"Башкортстаннан туры 10 көнгә Себергә киттек. Үзем юлда, ә күңелем белән өйдә", - дип яза Фирдүс.
Ул җылы итеп киенгән, туганнарын сагынуын сөйли, балалары белән төшкән кадрларны күрсәтә.

Әлеге постка иң беренче итеп комментарий язган кеше Фирдүснең киемен тәнкыйтьли. Дорфарак кына итеп көннең җылы булуын яза, "Шулчаклы киенеп йөрмә, урамда -30 градус кебек", ди.

Фирдүс бу комментарийга җавап язган. "Чык та урамга майка белән трусиктан йөр", ди ул.

Инстачыларның күбесе Фирдүсне якларга керешкән, дорфа комментарий язучыны "Ник кердең монда?" дип сүгәләр. "Ник синең эчең поша, шуны аңламыйм, кара эчле кешеләр, үтеп кит, эчең пошса, эче черек", диләр.

Инстачылар җырчыны мактый, аны үзләренә концерт белән килергә чакыра. "Фирдүс, ничек телисең, шулай яшә", диләр.

Ләкин Фирдүснең үзен дә дорфалыкта гаепләүчеләр табылган. "Нишләп син вечно грубить итәсең подписчикларыңа", - дип яза бер инстачы. Фирдүс бу комментарийга җавап бирмәгән.
Читайте нас