+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 ноябрь 2019, 13:55

Сәнгатьнең тылсымлы көче

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.


Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.

29-30 ноябрьдә Уфа сәнгать училищесының концертлар залында Мәскәү иҗат коллективы - И.Ф. Стравинский исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең урыс халык уен кораллары оркестры концертлары узачак. (Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Дмитрий Макушенко). Солистлар: Русиянең атказанган артисты Валентина Алешина (вокал), бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреаты Юлия Антонова (домра), бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреаты Андрей Пыпин (балалайка) һәм башкалар. Концертта А. Алябьев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең «Огонек» урыс халык уен кораллары ансамбле дә катнаша (Мәскәү).
Чара «Сәнгатьнең тылсымлы көче» проекты кысаларында узачак. Оештыручылар: Башкортстанның Мәдәният министрлыгының мәгариф буенча республика укыту-методик үзәге, Уфа сәнгать училищесы (колледж), и.Ф. Стравинский исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестры (Мәскәү шәһәре).

Концертларга керү ирекле.



Фото: Мәдәният министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас