+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 ноябрь 2019, 13:45

Ризат Рамазанов күпме акча эшләгәнен сөйләде

TMTV телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов үзенең инстаграмында «25» дип аталган проект алып бара. Проектның чираттагы кунагы Ризат Рамазанов иде. Аңа бирелгән сорау-җавапларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

- Гел позитив булуыгызның рецепты нәрсәдә?- Яхшы хатын.
- Ничә костюмыгыз бар?
- 38.
- Хатының сагындырамы?
- Көн дә сагынам, хәзер дә сагынып утырам.
- Сез Зинира белән өйләнешкәнче аңа кем дип эндәшә идегез?
- Зинка.
- Зинира көнләшәме?
- Булгалый, мин душта булганда телефонның ачылган папкалары күренгәли.
- Артист булмаган булсагыз, кем булыр идегез?
- Мин авылда сөт җыяр идем.
- Безнең айлык керем күпме?
- Ике палка колбаса, сөт һәм батонга җитә торган.

"Текә" генә инде үзебезнең Караидел кияве...
Читайте нас