Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына –100 ел
1919 елның 4 декабрендә оештырылган бу иҗади коллектив бүгенге көндә Русиядә иң көчле милли театрларның берсе булып тора. Шушы бер гасыр эчендә аның сәхнәсендә төрле елларда бик күп талантлы артистлар, режиссерлар, рәссамнар, композиторлар иҗат иткән.
Мәкәрим Мәһәдиев “Театр тарихыннан” дигән китабында тәүге адымнар турында шуларны яза: “Башкорт театрының беренче спектакльләре Башкортстан башкаласы булган Стәрлетамакта Гражданнар сугышы шартларында оештырыла. Кызылармияче башкорт егетләре, армия театрларыннан чакырылган татар артистлары — менә башкорт театрының беренче труппасы. Репертуарда “Таһир-Зөһрә”ләр урын ала, “Салават”ның беренче язмалары буенча куелган спектакльләр романтизм рухы белән сугарылган була. Элекке “Сәйяр” труппасы артисты Вәлиулла Мортазин-Иманский беренче башкорт дәүләт труппасын оештыра, үзе шул театрда режиссер һәм артист булып эшли. Башкорт артистлары Гыйният Ушанов, Исхак Зәйни, Бәдәр Йосыповалар, Сәлтәшев, Солтанов һәм башкалар була. Башкортлар тормышыннан алып язылган тәүге әсәрләр — “Салават”, “Акшан батыр” һәм М. Бурангуловның “Ашказар”ы. Башкорт артистлары Г. Карамышев, Т. Рәшитовалар өстәлә һәм композитор Хәбибулла Ибраһимов та башкорт театрында шул көннәрдән үк эшли башлый”.
Башкорт театрының беренче чор тамашачылары Кызыл гаскәр бүлекләре, Стәрлетамактагы башкорт, татар совет хезмәткәрләре була. Бу турыда В. Мортазин-Иманский: “Кызыл гаскәрнең ял сәгате фәкать спектакль, кинолар күрсәтү белән генә тәэмин ителә. Кызыл Армия эчендә агитация ясау, аларга рух бирү эшләренең иң күп өлеше театр аша эшләнә иде. Башкорт кызыл гаскәрләре төрле фронтларда сугышалар. Аның запас өлеше Стәрлетамакта санала иде. Ул вакытта, гади шәһәр тамашачысына караганда, кызыл гаскәрләргә спектакль куюга артыграк әһәмият бирелә иде”, — дип язган.
Республикабыз башкаласы Уфага күчү белән башкорт театры яңа шартларда үзенең эшен киңрәк колачлы дәвам итә. 1922 елның көзендә театр да Уфага күчерелә. Бу үзгәрешләр труппа өчен уңай йогынты ясый: Уфада электән эшләп килгән татар труппасы кушыла. Тамашачылар арта, зур сәхнәдә техник яктан да уңайлыклар туа, шулай ук труппага Уфадан Казанский, Зөбәеров, Таҗдарова, Сакаев кебек артистлар кушыла.
1924 елда театр үзенең тамашачысын арттыру, күбрәк мәдәни эшләр алып бару өчен күчмә театр оештыра. Андагы артистлар тормышында кызыклы хәлләр дә очрый, шуларның берсе Гыймалетдин Минһаҗев истәлекләрендә: “Үзебез костюмнар да, грим салучы да, музыкант та булып, пьеса саен икешәр роль уйныйбыз. Авыл халкы безне күтәренке рух белән каршы алгач, уйнаган саен уйныйсы килә. Урыны белән театрның нәрсә икәнлеген дә белми торган халыклар арасында төрле көлкеле хәлләр булгалый иде”.
Иманский күчмә театр өчен 17 спектакльдән махсус репертуар төзи, анда уйналган иң күп әсәрләр — “Карагол”, “Салават”, “Һиҗрәт”, “Шәүрәкәй”, “Ашказар”, “Энҗекәй белән Юлдыкай”, “Ялан Яркәй”. 1929-30 елларда театр кышкы сезоннан башлап зур сәхнә бизәлешенә бәйле капиталь постановкалар өстендә эшли башлый, аларны авылга йөртү кыенлаша. Икенчедән, шәһәр һәм поселоклардагы тамашачылар бик артып, җәйге сезоннарны шәһәрдә үткәрү һәм Мәскәүгә олимпиадага бару, Казан, Урал, Магнитогорскига гастрольләр оештыру мәсьәләсе туа, күчмә театр эше туктап кала һәм театр сезонлы эшкә күчә.
Беренче чорның зур вакыйгалары — 1927 һәм 1930 еллардагы Мәскәү гастрольләре, театр бөтен ил мәдәнияте агымына кушыла, башкала тамашачысына Д. Юлтый белән А. Инанның “Салават белән Пугачев”, Д. Юлтыйның “Карагол”, Х. Габитовның “Энҗекәй белән Юлдыкай”, А. Таһировның “Алатау”, Лопе де Веганың “Сарык чишмәсе” спектакльләре күрсәтелә. Мәскәүдәге 1930 елгы СССР халыкларының театр һәм сәнгать олимпиадасында 14 телдә сөйләшүче халыкларның 18 театр, 10 концерт труппасы, 9 кино оешмасы — барлыгы бер мең кеше катнаша, 30 спектакль, 30 кино, дистәләрчә концерт күрсәтелә. Башкорт театры да ил күләмендә үзен таныта. Театрны тәүге адымнарыннан алып ышанычлы профессиональ юлга кадәр җитәкләгән шәхесләрнең һәрберсе асылташларга тиң. Берничәсен телгә алып китик.
Вәлиулла Мортазин-Иманский — беренче башкорт дәүләт труппасын оештыручы, анда актер, режиссер, сәнгать җитәкчесе һәм директор. 500дән артык рольдә уйный. Ул Башкортстан театр-тамаша оешмаларын җитәкли, сәнгать техникумында укыта, театр бүлеге мөдире була.
Мәкәрим Мәһәдиев мәшһүр К. С. Станиславскийның үзендә белем алган. Нибары 37 ел гына гомеренең 10 елын башкорт театрына багышлаган, театр сәнгате буенча дистәләрчә мәкалә язган. Милли драматургиядән тыш, Н. Гогольнең “Ревизор”ын, А. Пушкинның “Борис Годунов”ын, Фирдәүсинең “Шахнамә”сен, Шиллерның “Юлбасарлар”ын сәхнәләштерә. Театрның сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара, сәнгать техникумында укыта.
Булат Имашев — Мортазин белән Мәһәдиевның укучысы, талантлы режиссер һәм педагог. Дәүләт академия драма театрына, опера һәм балет театрына, опера һәм балет театрына, Учалы колхоз-совхоз драма театрына нигез салучы шәхес.
Хаҗи Бохарский — 1923-68 елларда актер, режиссер, администратор, директор һәм сәнгать җитәкчесе, театр музее мөдире. 1926-52 елларда бер үк вакытта Башкорт театр-художество училищесында укыта. Төрле пландагы йөздән артык роль башкара, режиссерлык эшләре дә күп.
Гыймалетдин Минһаҗев — күчмә театрга нигез салу эшендә катнашучыларның берсе. Драматик актер. Зур осталык һәм тәэсир көче белән 400дән артык роль башкара. “Заман” һәм “Ялкын” дигән пьесалар яза.
Галимҗан Карамышев театр труппасына 1919 елда ук керә һәм анда берөзлексез 1970 елга кадәр хезмәт итә. Төп репертуары — сатира юнәлешендәге үткен характерлы рольләр.
Гыйният Ушанов театрда 1920 елдан гомеренең ахырына кадәр эшли. Биюче һәм курайчы булып концертлар да куеп йөри. Башкорт музыка, бию, театр фольклоры эстетикасын яхшы белгән оста. Режиссер буларак төрле театрларда 20дән артык спектакль сәхнәләштерә.
Бәдәр Йосыпова сәхнә эшчәнлеген Галиябану ролендә беренче уйнаучы буларак башлап җибәрә. Театрда 1924 елдан эшли. Башкорт халык биюләрен сәхнәгә алып чыккан иң тәүге артисткаларның берсе. Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеген озак еллар җитәкли. Уфаның Актерлар йорты хәзер Бәдәр Йосыпова исемен йөртә.
Таңсылу Рәшитова — Г. Ушанов белән уйнаган җырчы артистка. “Гыйльмияза”, “Зөлхәбирә”, “Сәлимәкәй” кебек халык җырларын бик оста башкарып, тамашачыны таң калдыра. Мулла кушкан исеме Сәгыйдә. М. Бурангуловның “Ашказар” драмасында Таңсылу ролен башкара, шул вакыттан алып аны Таңсылу дип йөртә башлыйлар.
Зәйтүнә Бикбулатова сәхнәдә йолдыз булып кабынган вакытта аңа зур бәла килә — аның ире, остазы Мәһәдиев 1937 елда ялган донос аркасында кулга алына. “Халык дошманы” хатыны булган өчен Зәйтүнә дә төрмәдә утырып чыга, сәнгатьтән читләтелә. Зур авырлыклар үтеп сәхнәгә кире кайта. “СССРның халык артисткасы” дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Андый исемгә безнең театрдан тагын Арслан Мөбәрәков һәм Гөлли Мөбәрәкова лаек була.
1935 елда театр спектакльләрен янә Мәскәүдә күрсәтә, үзенең 15 еллык юбилеен билгели, “академия театры” исемен ала. Ә 1937-38 елларда театр үзен тудырган һәм күтәргән кешеләреннән мәңгегә аерыла — В. Мортазин, М. Мәһәдиев, Д. Юлтый, А. Таһиров... Авыр югалтулар исемлеге болар белән генә чикләнми. Театрның тәүге драматургы М. Бурангуловка сәхнәгә юл ябыла, С. Мифтахов фронтта һәлак була, 1946 елда Булат Имашевны үтерәләр...
Сугыштан соң театрга яшь драматурглар килә: Мостай Кәрим, Ибраһим Абдуллин, Мөхәммәт Хәйдәров, Габдулла Әхмәтшин, Наҗар Нәҗми үзләренең күләмле тәүге пьесаларын иҗат итә. Өлкән буын вәкилләре Рәшит Нигъмәти, Кадыйр Даян, Баязит Бикбай яңа әсәрләре белән театр репертуарын баета. М. Кәримнең “Туй дәвам итә”, И. Абдуллинның “Без аерылышмабыз”, “Тирән сулыш”, “Баҗалар”, “Вәгъдә онытылмый”, К. Мәргәннең “Шәһәр иртәсе”, М. Хәйдәровның “Ирәндек буенда”, Н. Нәҗминең “Язгы җыр”, Г. Гомәрнең “Якты елга” әсәрләре башкорт театры сәхнәсендә аеруча зур уңыш белән күрсәтелә.
1955 елның май ахырында театр коллективы дүртенче тапкыр Мәскәүгә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате көннәренә бара. Репертуарында дүрт спектакль: В. Шекспирның “Отелло”, А. Чеховның “Ваня агай”, М. Кәримнең “Ялгыз каен”, М. Гафуринең “Кара йөзләр”е (Г. Әмири һәм В. Галимов инсценировкасы). Шул ук елларда башкорт драматуриясе дә активлаша: М. Кәримнең “Кыз урлау”, И. Абдуллинның һәм Ш. Насыйровның “Генерал Шәйморатов”, Н. Асанбаевның “Рәйсә” пьесалары языла.
1960-80 еллар. Үзенең спектакльләрендә урыс реалистик мәктәбенең иң яхшы традицияләрен, дөнья сәхнә сәнгатенең алдынгы тәҗрибәсен чагылдырган режиссер Шәүрә Мортазинаның киң колачлы, соклангыч сәләте ачыла. Алтмышынчы еллардагы актерлар буынына ул бөтен дөнья, ил һәм милли репертуарның иң асыл үрнәкләрендә көч сынарга, иҗат итәргә форсат бирә, ул буынның һөнәри аякка басуына булышлык итә.
Бу чорда шулай ук театр тарихында классик әсәрләргә иң күп мөрәҗәгать иткән режиссерларның берсе буларак урын алган Вәли Галимов, тәүдә безнең театрда актер, режиссер, директор булып, 1966 елдан Республика урыс драма театрының баш режиссеры вазыйфасында ул коллективны яңа биеклекләргә күтәргән Габдулла Гыйләҗев; яшь драматурглар белән оста хезмәттәшлек иткән Вәзих Сәйфуллин спектакльләр куя.
1959 елда Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган бер төркем яшь артистлар театрга эшкә кайта. Болар: Әмир Абдразаков, Зинира Атнабаева, Илшат Йомагулов, Фәрдүнә Касыймова, Роза һәм Вил Кәримовлар, Гөлли Мөбәрәкова, Шамил Рәхмәтуллин, Марат Солтанов, Гүзәл һәм Хәкимҗан Сәгыйтовлар, Муллаян Сөяргулов, Хәмит Яруллин һәм башкалар.
ГИТИСчылар кайтып эшли башлаганнан соң ун ел үткәч коллективка Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Әхтәм Абушахманов, Тәнзилә һәм Рәмзия Хисамовалар, Хәнә Минһаҗева, Илсөяр Газетдинова, Заһир Вәлитов һәм башка чагу талантлар өстәлә. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр бүлеге ачыла, аның тәүге чыгарылышы артистлары Хәмит Шәмсетдинов, Олег Ханов, Рәфил Нәбиуллин, Суфия Корбангалиева, сиксәненче еллар уртасында Шәрифулла Алсынбаев, Илдар Гомәров, Шәүрә Дилмөхәммәтова, Илфат Йомагулов, Гүзәл Маликова, Илдар Сәетов, Хөрмәтулла Үтәшев, Минзәлә Хәйруллина, Эльвира Юнысова һәм башкалар коллективны тулыландыра.
Академия театры сәхнәсенең сәнгать дәрәҗәсе моннан соң башлыча Лек Вәлиев һәм Рифкат Исрафилов спектакльләре белән билгеләнә. Алар икесе дә Ленинград һәм Мәскәү театр мәктәпләрендә белем алган, үз һөнәри көченә нык ышанган, әмма бер-берсенә һич охшамаган иҗади шәхесләр.
1971-81 елларда баш режиссер булып Лек Вәлиев эшли. Спектакльләре арасында Н. Асанбаевның “Кызыл паша”сы аерым урын тота. Бу спектакль өчен авторга, режиссерга һәм Кәрим Хәкимов ролен башкарган Әхтәм Абушахмановка Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Театр “Кызыл паша” белән Сирия башкаласы Дамаскта үткән Халыкара фестивальдә зур уңыш казанды. Бу әсәр буенча эшләнгән фильм-спектакльне 20дән артык гарәп иле сатып алды.
Театрыбызның 1973-95 еллардагы эшчәнлеге режиссер Рифкат Исрафилов исеме белән бәйле. Аның сәнгате идея эчтәлеге, образларның төгәллеге һәм чагулыгы, стиль һәм жанр төрлелеге белән аерылып тора. 1972 елда “Галиябану” спектакле белән театр дөньясына кергән режиссер театрыбызда 40тан артык спектакль куйды. Бүгенге көндә театр легендасына әйләнгән Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева — Исрафиловның сәхнәдә тудырган мәхәббәт дуэты. “Тапшырылмаган хатлар”, “Айсылуның айлы кичләре”, “Галия” һәм башка спектакльләрдә Фидан Гафаров башкарган җырлар бүген дә бик популяр.
“Мин режиссерларымнан һәм партнерларымнан уңдым — безнең чорда җиң сызганып иҗат иткән режиссерлар эшләде, көнне төнгә ялгап, ару-талу белмәүче, театрга ихлас хезмәт иткән артистлар уйнады. Иҗат гомеремдәге тагын бер уңай күренеш — бик күп мәхәббәтле парлар булып уйнаган хезмәттәшем Нурия Ирсаева белән бер үк чорга туры килүебез”, — ди Фидан Сафа улы.
Чынлап та, аларның сәхнә дуэтына сокланмаган, алар уйнаган мәхәббәтнең ялкынын тоймаган тамашачы бармы икән? Заһир һәм Галия, Булат һәм Мәйсәрә, Миләүшә һәм Иншар, Рәйсә һәм Фәйзи...
Күптәннән инде безнең репертуарда Мостай Кәрим әсәрләре бихисап. Аның белән безнең театрның туган еллары бер, язмышлары уртак. Алар бер-берсен үстерде, киң даирәгә, дөньяга танытты. М. Кәрим пьесаларында төрле буын артистлар, режиссерлар, рәссамнар үсте һәм әле дә үсә, тәрбияләнә. Милли театр мәдәниятенә ул Прометей, Салават, Тәңкәбикә, Мәрәһим, Акйолдыз, Кендек, Зөбәрҗәт, Акъегет, Мәхмүт һәм башка бик күп үлемсез образлар язды. Башкорт дәүләт академия драма театрының бүгенге репертуарында да М. Кәрим әсәрләре бар. Алар — “Ай тотылган төндә” (режиссеры Айрат Абушахманов), “Прометей” һәм “Кыз урлау” (Илсур Казакбаев).
Бер гасырдан икенчесенә күчкән чор театр коллективы өчен сынаулар алып килә. Янгыннан соң бинаны ремонтларга керешәләр, труппа тарала башлый, тамашачылар сирәгәя, иҗат корабы комга утыра. Әмма ниндидер илаһи көч ярдәм биреп, коллектив янә аякка баса. Соңгы егерме елдан артык вакыт эчендә театрны Гөлли Мөбәрәкова, Азат Нәзергулов, Хөрмәтулла Үтәшев, Олег Ханов җитәкләде.
Бер гасырлык юбилеен коллектив ничек каршы ала? Бүген без илнең иң көчле милли театрлары исәбенә керәбез. Быел коллектив иң югары театр премиясе — “Алтын битлек” яулады.
Әле труппада барлыгы 58 артист. Театр директоры Иршат Фәйзуллин, баш режиссер Айрат Абушахманов, режиссерлар Илсур Казакбаев һәм Фиргат Гарипов.
Үткәннәргә ихтирам белән карап бүгенге көнне корабыз, киләчәкне хәстәрлибез. Премьералар, юбилейлар бер-берсен алмаштырып, көнне атнага, атнаны айга, айны елга ялгап бара.
“Сәнгатьне яраткан кешеләр Җирнең кояшлы ягында яши”, – дигән бөек акыл иясе. Безнең артистлар да гомер буе Җирнең кояшлы ягында һәм алар халыкның күңелен яктырта, рухын баета.
Динара Каюмова,
театрның әдәби бүлеге
баш мөхәррире.