2-4 декабрьдә Уфада беренче тапкыр Миләүшә Мортазина призына Бөтенрусия вокалчылар бәйгесе узачак. Конкурсны Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты оештыра, анда легендар педагог ярты гасырдан артык эшләгән.
Заһир Исмәгыйлев исемендәге дәүләт сәнгать институтынан хәбәр итүлщренчә, конкурска безнең республика башкаручыларыннан, шулай ук Русия шәһәрләреннән — Екатеринбург, Казан, Магнитогорск, Чиләбе, Пермь шәһәрләреннән 100гә якын гариза килгән. Алар — «Академик җыр» юнәлеше буенча мәдәният һәм сәнгать колледжларының, музыка югары уку йортларының вокал бүлекләре студентлары. Конкурс яшь төркемнәре буенча “Ялгыз җырлау” номинациясендә уза.
Бәйге 2 декабрьдә иртәнге сәгать 10да Шаляпин исемендәге концертлар залында ачыла. Катнашучылар өчен жирәбә салу оештырылачак. Конкурс чыгышлары 2 һәм 3 декабрьдә дәвам итәчәк. 4 декабрьдә 12.00 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт булачак.
Конкурс «Art-сәнгать» проектының бер өлеше - талантлы яшьләр өчен иҗат лабораториясе. Масштаблы мәдәни-белем бирү проекты Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында музыка, театр, рәсем һәм хореография сәнгате өлкәсендә талантлы яшьләргә ярдәм итү максатында, республиканың 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырыла.