Бүген 13 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар һәм мәктәп театрлары өчен тавыш бирү башлана.
Акмулла исемендәге БДПУдан "Корос" һәм Межгорье шәһәреннән "Пауза" театры өчен, 88003503543 номерына шалтыратып һәм тон режимында 1 һәм 15 саннарын җыярга кирәк. Шалтырату бушлай. Тавыш бирү 30 ноябрь көнне 13 сәгатьтә тәмамлана (Мәскәү вакыты).Русиядә Театр елы уңаеннан «Идел буе театры» фестиваленең мәктәп һәм студентлар спектакльләрен 100 меңнән артык кеше карады.
Спектакльләрдә Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 7 меңнән артык яшь актер, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.
Яшь актерлар үз спектакльләрендә мәхәббәт, тугрылык, яшәү мәгънәсе турында мәңгелек сораулар куя. Үзләренең иҗади табышлары белән балалар башкалар белән актив уртаклаша. Төбәк һәм округ этаплары дәверендә фестиваль зур социаль проект булды. Анда катнашучылар балалар һәм картлар йортларында үз спектакльләрен күрсәтте, спектакль мотивлары буенча квестлар, театр перформанслары һәм «баттллар», мастер-класслар, флешмоблар, театр марафоннары һәм эстафеталары, иҗади очрашулар һәм "түгәрәк өстәл"ләр уздырды.
Иҗади яшьләр өчен мондый масштаблы чараны уздыру идеясе — Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның шәхси инициативасы.
Яшь актерларга Идел буе федераль округының барлык төбәкләре башлыклары да актив ярдәм күрсәтте. Алар спектакльләргә килде, балалар белән очрашты, социаль челтәрләрдәге балалар өчен җан атарга чакырды, анда проект тарафдарларын бик күп тапканнар. Шулай итеп, фестивальнең YouTube-каналындагы видео-контентын карауның гомум саны 35 меңгә җитте.
30 ноябрьдә тавыш бирүгә йомгак ясалачак һәм «Иң яхшы мәктәп театры», «Иң яхшы студентлар театры», «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер» һәм «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Идел буе федераль округында яшәүче һәр кеше 8 (800) 350-35-43 түләүсез номерына шалтыратып, иң яхшы спектакль өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирү 29 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә башлана.
Бүген бәйрәм чарасы Актерлар йортында (Пушкин урамы, 74) узачак. Анда Башкортстан финалчылары чыгыш ясаячак.